Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 10 балалар бакчасы төзеләчәк

2024 елда Татарстанда «Бердәм Россия» халык программасы буенча ике мәктәп һәм бер мәктәпкәчә янкорма төзеячәкләр. Тагын алты уку йорты ремонтланачак.

«Яңа мәктәп» партиясенең Татарстан Республикасындагы иҗтимагый советы рәисе, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова белдергәнчә, республикада быел барлыгы 8 мәктәп һәм өч өстәмә корпус төзү каралган.

Тагын 50 мәгариф оешмасында ремонт эшләре башкарылачак. Шулай ук авыл мәктәпләрендә спорт залларын яңарту һәм мәктәп ашханәләрен ремонтлау да планлаштырыла.

Моннан тыш, 2024 елда Татарстанда 10 балалар бакчасы төзеләчәк, 20 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзекләндереләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты. 
 

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ