Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 2024 елда 930 ятим бала һәм 28 күп балалы гаилә торак белән тәэмин ителәчәк

Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча барлыгы 4 программа гамәлгә ашырылачак.

Быел Татарстанда 930 ятим бала һәм кимендә биш бала тәрбияләүче 28 күп балалы гаилә торак белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча барлыгы 4 программа гамәлгә ашырылачак. 84 яшь гаилә һәм күченеп килергә мәҗбүр булган, шулай ук Ерак Төньяктан килгән 6 граждан һәм чернобыльчеләр өй туйларын билгеләп үтәчәк.

Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, 10 елда (2013– 2023 еллар) Татарстанда ятим балалар өчен торакка 6,7 млрд сум тотылган.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ