Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 762 ятим һәм әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм ителгәннәр торак алды

Узган елда Татарстанда ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар дәүләт хисабына 762 бер бүлмәле квартира алган.

Төзекләндерелгән торак яшәү өчен тулысынча әзер, ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән социаль ипотека йортларында бирелә, дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат үзәге.

Ятимнәр өчен бирелгән квартиралар чиста бизәлешле, сантехника, электр яки газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган.

Саннарга күз салсак, соңгы 11 елда «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү» программасын башкару кысаларында катнашучылар 4700 дән артыгы  квартиралы булган.
 

 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ