Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 2 тапкырга арткан

Очрашу вакытында экспертлар Россиядә РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы старты һәм «Демография» милли проекты нәтиҗәләре турында фикер алышты.

«Демография» илкүләм проектының нәтиҗәләре Татарстанда   үзен сиздерә башлады. Әлеге уңышлы нәтиҗәләргә  социаль ярдәм, мәшгульлеккә ярдәм һ.б. гамәлләр аркасында ирешелә. Проектның төп саннары турында «Волга» клубының быелгы беренче утырышында Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова сөйләде.

Очрашу вакытында экспертлар Россиядә РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы старты һәм «Демография» милли проекты нәтиҗәләре турында фикер алышты. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ВКонтакте төркемендә хәбәр ителә.


«Безнең өчен демографик хәл – күп балалы гаиләләр саны күрсәткече. 10 ел элек аларның саны республикада 24 меңнән артык иде. Бүген без 50 200 күп балалы гаиләне күрәбез, аларда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Без күп балалылыкны стимуллаштырырга кирәк дигән карар кабул иткән чаралар нәтиҗәсе дип саныйбыз», – ди министр Эльмира Зарипова.


Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ