Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда студентлар да … миллионер

Бар иде заманалар: узган гасырның 80 нче елларында ул чактагы Арча районының орденлы Фәйзи ага Галиев җитәкләгән, җиде авылны берләштергән данлыклы «Искра» колхозы, елны миллион сум күләмендә саф табы...

Бар иде заманалар: узган гасырның 80 нче елларында ул чактагы Арча районының орденлы Фәйзи ага Галиев җитәкләгән, җиде авылны берләштергән данлыклы «Искра» колхозы, елны миллион сум күләмендә саф табыш алып төгәлләгәч,  Союз күләмендә шау иткәннәр иде. Хәтта Татарстан киностудиясе, бу хакта «Как истратить миллионы?» дигән документаль фильм төшереп, зәңгәр экран аша тамашачыга кат-кат күрсәткәннәрен хәтерлим. Берничә йөз колхозчының, ел әйләнәсе тир түгеп, хезмәт куюы бәрабәренә тупланган миллион иде ул чакта. Ә хәзер хәтта студентлар да ... миллионерлар исемлегендә санала. Әйтик, узган ел Татарстанның 129 студенты IT-проектлар ярдәмендә миллионерга әйләнгән иде. Чөнки аларның барысы да технлогик эшмәкәрлек кысасында берәр миллион сум күләмендә грант отты. Быел исә республикабызда тагын 242  студент үз эшләрен үстерүгә берәр миллион сум акча алачак. Ил күләмендәге «Университетның технологик эшмәкәрлек платформасы» федераль проектының өченче бәйгесендә катнашырга җөрьәт иткәнгә күрә студентларыбыз миллионерга әйләнәчәкләр дә инде.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ