Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүдәге форумда гаилә утын тапшырачаклар

Тантанада, татарстанлылардан тыш, Төньяк Осетия, Волгоград, Кемерово, Новосибирск өлкәләре, Коми Республикасы, Якутия һәм башка төбәкләрдән кунаклар катнаша, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Бүген Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең «Россия» күргәзмә-форумында Муром шәһәрендәге Изге Троица монастыреннан килгән ут «Россия йөрәге» гаилә учагын кабызачак. Тантанада төрле төбәкләрдән килгән парлар катнаша. Алар, утлы символик касәләрне алып, рәсми рәвештә үз субъектларында Гаилә елына старт бирәчәк.

Тантанада Татарстанны яшь пар — Самат һәм Сөмбел Зыятдиновлар тәкъдим итәчәк. Алар үз никахларын «Россия» күргәзмә-форумы кырында теркәде. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина хәбәр итте.

«Алар үз никахларын 2 декабрьдә күргәзмә-форумда Татарстан көнендә теркәде. Бик якты, матур һәм сөйкемле пар», — дип сөйләде ул.

Тантанада, татарстанлылардан тыш, Төньяк Осетия, Волгоград, Кемерово, Новосибирск өлкәләре, Коми Республикасы, Якутия һәм башка төбәкләрдән кунаклар катнаша, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Чара Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең урамдагы төп сәхнәсендә узачак. Бәйрәм концерты 20.00 сәгатьтә, ә лампадларны яндыру 21.00 сәгатьтән соң башлана. Керү ирекле.

Яшьләр Татарстанның Балтач районындагы Карадуган гимназиясендә укыганда таныша. Хәзер Самат А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында «Авиация һәм ракета двигательләрен проектлау» юнәлешендә белем ала, 2019 елдан Идел буе һәвәскәр хоккей лигасында уйный. Сөмбел шушы ук уку йортының «Сәнәгать куркынычсызлыгы» кафедрасы магистранты, параллель рәвештә кафедрада эшли. Яшьләр икесе дә күп балалы гаиләләрдә үскән. 2 декабрьдә «Россия» күргәзмә-форумында алар чын татар туена әзерлекнең бөтен процессын күрсәтте.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның 22 ноябрендә Россиядә 2024 елны Гаилә елы булачак дигән указны имзалады. Бүген көндез ул «Туганнар-Яратканнар» форумына киләчәк һәм «Ел гаиләсе» һәм «Бу безнең гаиләчә» («Это у нас семейное») Бөтенроссия гаилә бәйгеләрендә катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очрашачак.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ