Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның иң сәләтле яшь химиклары ачыкланды

Химиядән республика олимпиадасының йомгаклау этабы бер турда үтте.

Бу көннәрдә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» савыктыру-белем бирү үзәгендә төрле фәннәрдән республика олимпиадасының йомгаклау этаплары бара. Инде 8 – 11 нче сыйныф укучылары арасында химия фәненнән «Олимпка юл» олимпиадасы нәтиҗәләре, аның җиңүчеләре билгеле булды. Анда республикабызның 36 районыннан 120 укучы химия фәне серләрен ни дәрәҗәдә белүләрен дәлилләргә тырышты.  


Химиядән республика олимпиадасының йомгаклау этабы бер турда үтте. Анда катнашучылар химиядән төрле тематикага караган биремнәргә язма җавап бирделәр.   


Әлеге олимпиадага КФУның А.М. Бутлеров исемендәге Химия  институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, химия фәннәре докторы Игорь Седов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри нәтиҗә ясады.

 
Түбәндәге укучылар химиядән республика олимпиадасының быелгы абсолют җиңүчеләре дип табылды: 

  • Яшел Үзән районы Дубровка бистәсендәге лицей-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Әскәр Нургалиев;
  • Мамадыштагы 1 нче урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Камилә Ибраһимова;
  • Сарман районы Җәлил бистәсендәге 1 нче урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Данияр Әюпов;  
  • Менделеевскидагы 1 нче урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Никита Хәсәнов;  
  • Кукмарадагы А.М.Булатов исемендәге күп профильле лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Ислам Фазлиев;  
  • Алабугадагы 3 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Илгиз Гомәров.  


Химия олимпиадасының призерлары булып 25 районның 46 укучысы табылды. Алар арасында Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тәтеш, Ютазы районнары укучылары бар.


Таһир САБИРҖАНОВ 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ