Логотип Магариф уку
Цитата:

Телебез язмышын кайгыртып

Быелның 25 – 27 октябрь көннәрендә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты төрки халыкларның эпик мирасына багышланган «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни м...

Быелның 25 – 27 октябрь көннәрендә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты төрки халыкларның эпик мирасына багышланган «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбен оештыра.
«Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбен оештыруның максаты – фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү дәрәҗәсен күтәрү, фәнне үстерүнең өстенлекле юнәлешләренә караган фундаменталь фәнни тикшеренүләрдә катнашуга талантлы яшьләрне җәлеп итү, халыкара кооперация исәбенә фән һәм мәгариф дәрәҗәсен күтәрү һәм яшь галимнәрнең, аспирантларның һәм магистрантларның мобильлеген арттыру.
«Татар гыйлеме» фәнни мәктәбенең программасы милли эпос проблемалары, глобальләшү шартларында төрки халыкларның эпик мирасы потенциалын ачу һәм үстерү мәсьәләләре буенча әйдәп баручы галимнәрнең лекцияләрен һәм семинарларын үз эченә ала. Чарада Казахстан, Кыргызстан, Калмыкия Республикалары, Мәскәү, Уфа галимнәре, Татарстан Фәннәр академиясе, республиканың фәнни һәм фән-мәгариф учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һ. б. катнашачак.
Яшьләр мәктәбе кысаларында ике күргәзмә оештырыла:
– КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан Нәкый Исәнбәтнең шәхси архивында саклана торган архив документлары нигезендә әзерләнгән «Идегәй» – татар халык дастаны» күргәзмәсе;
– ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Байназар Әлменов иллюстрацияләре һәм аның исемендәге мәктәп укучыларының рәсемнәреннән торган, татар дастаннарына багышланган «Дастан. Вакытлар һәм буыннар бәйләнеше» күргәзмәсе.
Пленар утырыш иртәгә, 25 октябрендә, иртәнге сәгать 10 да Татарстан Фәннәр академиясенең кече залында узачак. 25 – 27 октябрьдә секция утырышлары оештырыла, анда әйдәп баручы галимнәр уздырыла торган чара тематикасына кагылышлы лекцияләр укыячак.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ