Логотип Магариф уку
Цитата:

Телләр төрле – теләкләр бер

Халыкара туган тел көне уңаеннан Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә 2 – 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары катнашында узучы «Халыклар дуслыгы» фестивале быел сигезенче тапкыр үткәрелде

Ул Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнүне күз уңында тота. Төрле халыкларның милли ризыкларыннан торган күргәзмә шулай ук зур кызыксыну тудыра.

Һәр милләт вәкиле тамашачыны үзенең җыр-моңнары, дәртле биюләре белән таныштыра. Милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлек җепләрен ныгытуның бер матур үрнәге әлеге фестиваль.

Фестиваль  кунаклары арасында Себер, Пермь, Самара татарлары, рус, башкорт, кыргыз, азәрбайҗан казах, мари, керәшен, удмуртлар да бар иде.    Барлык сыйныфлар да бай эчтәлекле, матур чыгышлар күрсәттеләр.

 «Без, илебезнең тарихи үткәнен онытмыйча, күпмилләтле  Татарстаныбызда дус-тату яшибез», – диләр фестивальдә катнашучы кызлар.

 

Фото Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ