Логотип Магариф уку
Цитата:

Тимершыкта – баскетбол турниры

Саба районында яше дә, карты да спортны үз итә.

Мәктәп укучылары бигрәк тә баскетбол уйнарга ярата. Мәктәпләр арасында әледән-әле турнирлар оештырып торалар. Әле шушы көннәрдә Тимершык урта мәктәбе базасында 2012 елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелегенә ярышлар булып узды. Анда районның алты мәктәбеннән иң көчле командалар көч сынашты. Алар – Саба гимназиясе, Яулаштау, Шыңар, Югары Симет, Эзмә һәм Тимершык урта мәктәпләре.

Командалар ныклы әзерлек белән килгән иде. Берсе дә тиз генә бирешергә теләмәде. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә 1 нче урынны тренеры Р.Гафиятуллин булган “Сабантуй-2” командасы алды.

2 нче урынга – Шыңар урта мәктәбе, 3 нче урынга Югары Симет мәктәбе командалары (тренерлары Р.Мөбарәков, А.Сәүбанов) лаек булды.

Ярышта катнашучылар һәм призлы урын алучылар акчалата бүләк, грамота һәм кубок белән бүләкләнделәр.  

Таһир САБИРҖАНОВ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ