Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театры оркестры 35 еллыгын билгеләп үтә

Тинчурин театрында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының 35 еллыгы уңаеннан юбилей концерты узачак.

28 февральдә 18.30 сәгатьтә Тинчурин театрында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының 35 еллыгы уңаеннан юбилей концерты узачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Бәйрәмдә тамашачыларны оригиналь музыка уен кораллары, театр артистлары һәм музыкантларының яңа яктан ачылуы, музыкаль юмор, 100% тере тавыш көтә.

Оркестрны бәйрәме белән котларга аның күптәнге дуслары – Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артистлары Артур Исламов һәм Эльза Исламова, Илнар Фәйзетдинов, шулай ук Илшат Вәлиев, Гөлнара Байназарова, Рөстәм Насыйбуллин, Айтуган Вәлиәхмәтовның килүе көтелә.

Музыкаль кич дәвамында татар халык көйләре, җырлары белән беррәттән татар классик музыкасы җәүһәрләре, чит ил хитлары, шулай ук Ильяс Камал, Рөстәм Абязов, Эльмир Низамов, Артем Пискунов һәм Артур Исламов композицияләре яңгыраячак.

Моннан тыш, театр артистлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артистлары Резедә Төхфәтуллина, Рамил Минханов, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов, театрыбыз артистлары Илнур Байназаров, Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова башкаруында Тинчурин театры спектакльләреннән җырлар булачак. Татар театрының формалашу һәм барлыкка килү тарихы музыка аша бәян ителгән әлеге концерт бер гаиләнең төрле буын вәкилләре өчен дә кызыклы булачак, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

6+

Фото Хулио Риондо на Unsplash

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ