Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрында күмәк уку узачак

Бүген 13.00 дә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия проекты кысаларында күмәк уку (читка) узачак. Биредә Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гайнуллина Рабит Батулланың «Җимерелгән бәхет» дигән 2 бүлектәге пьесасын укыячак.

Хәтерегездә булса, 2021 елның яз аенда тәнкыйтьчеләр, театр белгечләре, драматурглар катнашында «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары узган иде. Анда тәкъдим ителгән театраль эскизлары бәяләнде. Бүген лабораториядә катнашкан Р. Зәйдулланың «Ашина» әсәре  (режиссеры – И.Казакбаев), С.Юзеевнең «Кияү урлау» комедиясе  (режиссеры – Р.Саттарова) спектакль буларак Тинчурин театры репертуарында урын алган.

Чарада театр артистлары белән берлектә филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әлфәт Закирҗанов, Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, театр тәнкыйтьчесе Айгөл Габәши, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдиновның катнашуы көтелә.

Күмәк уку кысаларында экспертлар тамашачылар белән фикер алышачак. Чарага  сылтама буенча теркәлеп  https://teatr-karima-tinchu-event.timepad.ru/event/2720945/  бушлай керергә мөмкин.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ