Логотип Магариф уку
Цитата:

Тюбингта шуу уен гына түгел

Быел кыш башыннан 19 бала тюбингларда шуып имгәнгән: ун бала сынулар, калганнары бәрелүләр алып хастаханәгә эләккән...

Быел кыш башыннан 19 бала  тюбингларда шуып имгәнгән: ун бала сынулар, калганнары бәрелүләр алып хастаханәгә эләккән. Кышкы чорда травматизмны профилактикалауга багышланган матбугат конференциясендә әнә шул турыда сөйләделәр.


Имгәнүләрдән дөньяда 5 млн кеше үлә, бу гомуми глобаль үлем күрсәткечләренең 9 % ын алып тора.  Россиядә генә дә соңгы биш елда 13 миллионга якын кеше төрле җәрәхәтләр алган, илдәге һәр 11 кешенең сәламәтлегенә зарар килгән. Шул ук вакытта яңа ел каникулларында травматизм дәрәҗәсе өч тапкыр арта.Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш травматолог-ортопеды, Казанның 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Владимир Беляков шулай дип белдерде. Шулай ук ул яңа ел каникулларында травматизм дәрәҗәсенең артуы турында кисәтте.


 Владимир Беляков ассызыклап үтүенчә, һәркемгә куркынычсызлык таләпләренә игътибарлы булырга, дөрес итеп тигез табанлы аяк киемен сайларга  кирәк.


Әмма нәрсәгә карамастан, кыш көне тюбингларда шуу елдан-ел популярлаша. Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-травматолог-ортопеды Руслан Хәсәнов тюбинглар белән теләсә нинди урыннарда шумаска киңәш итә. Аның өчен махсус ясалган трассалар бар. Тюбингта шуганда тизлек сәгатенә 40 км га кадәр җитә, аңа карамастан кешеләр теләсә кайда шуалар. Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен ата-аналар аңлатсын иде, – дип искәртте табиб.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ