Логотип Магариф уку
Цитата:

Төмән өлкәсендә «Татар теле дөньясында» клубы ачылды

Төмән өлкәсенең Боровский бистәсендә «Татар теле дөньясында» клубы ачылды.

Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасында «Боровскийда да татар телен өйрәнергә мөмкин» дигән язма чыкты.

Боровский бистәсендә татар телен өйрәнү буенча «Татар теле дөньясында» клубы ачылды. Чара татар халкының һәм татар теленең рәсми булмаган гимнын тыңлаудан башланды. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай сүзләренә язылган «И туган тел» җыры һәр татарның телендә.

Чараның мактаулы кунагы – Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Альберт Алтынгузин булды. Ул тамашачыларны истәлекле вакыйга белән котлады, бүләкләр – уку әдәбияты тапшырды һәм уңышлар теләде. Шулай ук клуб тыңлаучыларына район автономиясе эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде.

Клуб җитәкчесе Рузилә Назырова туган телен белергә теләүчеләрне, туган телен бөтенләй аңламаганнарны да чакырды. Туган телне өйрәнүдә кырык еллык педагогик стажы булган укытучы Фирдәүс Шакирова (4 телдә сөйләшүче: рус, татар, немец һәм инглиз) ярдәм итәчәк.

Дәресләр формаль булмаган шартларда уза, монда дәреслекләр белән эшләргә һәм грамматиканы ятларга кирәкми. Яшь чикләре дә булмаячак.

Проектның төп бурычы – туган телдә сөйләшергә һәм аны аңларга өйрәтү!

Дәресләр атна саен якшәмбе көнне 10:00 сәгатьтә Боровский музее базасында (Совет урамы, 4) уза.

Белешмәләр өчен Рузилә Илдар кызына 89199275174 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Төмән районы татар автономиясе төркеменнән алынды. (Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе)

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ