Логотип Магариф уку
Цитата:

Төмәннең Кырынкүл мәктәбендә узган туган телдән өлкәкүләм олимпиада җиңүчеләре билгеле

Олимпиадада катнашучы 83 укучы кабинетларга урнаштырылганнан соң, 52 нче мәктәпнең туган тел укытучысы Халидә Кирамова укытучыларны семинарга җыйды. Анда Татарстан кунагы – филология фәннәре кандидаты, Казан филология университетының татар теле белеме кафедрасы доценты, татар теле дәреслекләре авторы Рамилә Сәгъдиева «Туган тел дәресләренең яңалыгы һәм үзенчәлекләре» дигән тема буенча чыгыш ясады.

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Туган тел буенча өлкә олимпиадасы нәтиҗәләре» дигән язмасы чыкты.

Декабрьдә өлкә мәгариф һәм фән департаменты җитәкчелегендә «Физика-математика мәктәбе» гомуми белем бирү учреждениесенең «Яңа буын» балаларда һәм яшьләрдә сәләтләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү үзәге оештыруында Төмәннең Кырынкүл урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасының регионара этабы узды. Анда өлкәнең этнокомпонентлы мәктәпләренең 8–11  нче сыйныф укучылары белемнәрен сынадылар.

Олимпиадада катнашучы 83 укучы кабинетларга урнаштырылганнан соң, 52 нче мәктәпнең туган тел укытучысы Халидә Кирамова укытучыларны семинарга җыйды. Анда Татарстан кунагы – филология фәннәре кандидаты, Казан филология университетының татар теле белеме кафедрасы доценты, татар теле дәреслекләре авторы Рамилә Сәгъдиева «Туган тел дәресләренең яңалыгы һәм үзенчәлекләре» дигән тема буенча чыгыш ясады.

«Заман үзгәрә. Хәзер без дәреслекләрне башкача – хәзерге балаларның яшь үзенчәлекләренә генә түгел, ә кызыксыну дәрәҗәләренә дә туры китереп эшләдек. Совет заманындагы дәреслекләр белән чагыштырганда, яңа дәреслекләрдә күбрәк тоташ текстлар, төсле рәсемнәр урын алды. Төп максат – белем бирү генә түгел, укучыларны тәрбияләү һәм туган телләрендә аралашырга, сөйләшергә өйрәтү, теләк уяту. Хәзерге яшьләрнең яшәеше, фикере башка. Балаларны аңлау өчен фәлсәфәче булырга кирәк. Күнегүләр балаларны тәрбияли торган, аның күңеленә үтеп керә торган булырга тиеш. Бер укытучы да 100 процент белем бирүгә ирешә алмый. Әгәр без һәр баланы уйландыра һәм аны тәрбияләп чыгара алабыз икән, бу – укытучының иң зур җимеше. Максатыбызга ирешәбез, дигән сүз. Укучы алга таба киләчәктә кем генә булса да, анда мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатлары була икән, димәк, бу – укытучыларның хезмәте. Дәреслекне төзегәндә, мин һәрвакыт шуны уйлап язам», – дип сөйләде ул.

Һәм яңа буын «Әлифба»сы, «Язу дәфтәре»нең эчтәлеге, үзенчәлеге, яңалыгы, эш төрләре белән таныштырды. Шулай ук ул олимпиада биремнәрен эшләгәндә, укучыларның җибәргән хаталары турында әйтеп, җөмләләрне дөрес тәрҗемә итүләренә, балаларның фикер сөрешенә игътибар бирергә киңәш итте, кызыклы биремнәр, мисаллар чиштеләр.

Аннары укытучыларның сорауларына җавап бирде, тәкъдимнәр кертте. Семинар ахырында катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Һәм укытучылар актлар залына күчеп, Укытучылар һәм остазлар елына багышланган «Сугыш. Укытучы. Җиңү!» дигән әдәби-музыкаль композиция карадылар.

Шул арада жюри рәисе – филология фәннәре кандидаты Гөлшат Галләмова җитәкчелегендә жюри әгъзалары укучыларның эшләрен тикшерделәр. Һәм башкарган хезмәтләренә нәтиҗә ясап Гөлшат Сәйфетдин кызы: «Мин быел беренче мәртәбә катнаштым. Үземнең һәм коллегаларымның фикерләренә таянып, шуны әйтер идем: биремнәр бик авыр, катлаулы булды. Әмма укучыларыбызның күбесе яхшы нәтиҗәгә ирештеләр», – диде. Аның сүзләрен дәлилләп: «Яңа буын» региональ үзәге җитәкчесе Максим Сусоев: «Чынлап та, биремнәр катлаулы, Бөтенроссия күләмендәге бәйгеләргә чыгар өчен дәрәҗәне сакларга тырышабыз», – диде.

Аннары килгән кунакларны ачык йөз белән каршылап, эшләр өчен барлык мөмкинлекләр тудырган 52 нче мәктәп укытучылар коллективына мөрәҗәгать итеп: «Бүгенге бәйгене үткәреп булмас иде, әгәр сез ярдәм итмәсәгез. Зур рәхмәт сезгә, эшегездә зур уңышлар, казанышлар телибез. Киләчәктә дә ярдәмләшеп, аңлашып бергә эшләрбез дип ышанабыз», – дип, мәктәп җитәкчесе Алефтина Манкаевага һәм жюри әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Аннары олимпиадада җиңүчеләрне котлап, дипломнар белән бүләкләде.

8 нче  сыйныф укучылары арасында Аделия Әминова (Төмән районы, Шыкча мәктәбе, укытучысы Гүзәлия Муллачанова) белән Адилә Касыймова (Төмән шәһәре, 52 нче  мәктәп, укытучысы Халидә Кирамова) 1 нче урынга чыктылар.

9 нчы сыйныф укучылары Гөлназ Балдина (Төмән районы, Индрәй мәктәбе, укытучысы Регина Халикова) белән Ләйсән Айзатуллина (Түбән Тәүде районы, Тарман мәктәбе, укытучысы Лариса Гафурова) шулай ук 1 нче урынны яуладылар.

10  нчы сыйныфлар арасында 1  нче урын Юлия Сагидуллинага (Вагай районы, Тугыз мәктәбе, укытучысы Венера Ибукова) бирелде.

11 нче сыйныфларда Мәликә Мәмәтова (Вагай районы, Тугыз мәктәбе, укытучысы Венера Ибукова), Азалия Корманалиева (Тубыл шәһәре, 15 нче  мәктәп, укытучысы Банисә Ниязова), Зарина Касмалина, (Төмән районы, Талымхан мәктәбе, укытучысы Эльмира Садыйкова) җиңүче исеменә лаек булдылар.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ