Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада цифрлы грамоталылык дәресе үткәрелде

11нче мәктәп укучылары белән мәгълүмати тавыш, мәгълүмат, цифрлы эз кебек кызыклы темаларга сөйләштеләр.

«Цифрлы ликбез» мәгърифәтчелек проекты кысаларында Түбән Камада цифрлы грамоталылык һәм кибер иминлек дәресе булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

11 нче мәктәп укучылары белән мәгълүмати тавыш, мәгълүмат, цифрлы эз кебек кызыклы темаларга сөйләштеләр.

«Көн саен без смартфоныбызга күп кенә хәбәрләр алабыз, төрле яңалыкларны укыйбыз, фон өчен телевизор, радио кабызабыз. Бу безгә тискәре йогынты ясый торган мәгълүмати шау-шу икәнен бик аз кеше белә», – диде Түбән Кама мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов.

Ул билгеләп үткәнчә, мәгълүмат куелган максатка ирешергә мөмкинлек биргәндә файдалы. Аның сүзләренчә, Түбән Камада яшәүчеләргә дә төп иминлек кагыйдәләрен үтәү мөһим.

Искәртик, Татарстанда 2024 ел Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ