Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Якедә – “Урам музее”

Авыл уртасында, урамнар чатында музей экспозицияләре күргәнегез бармы сезнең? Ә менә Мамадыш районының Түбән Яке авылында бар андый “Урам музее”. Авыл клубы белән мәчет арасында урнашкан ул. Шушы авыл...

Авыл уртасында, урамнар чатында музей экспозицияләре күргәнегез бармы сезнең? Ә менә Мамадыш районының Түбән Яке авылында бар андый “Урам музее”. Авыл клубы белән мәчет арасында урнашкан ул. Шушы авыл мәктәбе укытучысы, районның күренекле төбәкчесе Фоат Галимулла улы Насыйбуллин тырышлыгы белән булдырылган бу экспозиция. Тырышлыгы, инициативасы өстенә кирәк булган матди чыгымнарының күп өлешен дә күтәрә укытучы. Сугыш – аның турында искә төшерәсе килми, әмма онытырга да ярамый. Әлеге экспозиция дә тулысы белән сугыш темасына, аның авылдаш геройларына багышланган. Бай, кешене җәлеп итәрлек экспозиция булдыру өчен уникаль экспонатлары да кирәк бит аның. Ә алар бик күп Түбән Яке төп мәктәбе музее фондларында. Гел шул турыда гына уйлап, янып йөрсәң, җаен да табып була бит аның: Омск шәһәрендәге фәнни-тикшеренү институтының “Кар десанты” операциясендә катнашучы отряд җитәкчесе белән таныша Фоат Галимулла улы. Адреслар алышкач, әлеге отряд Курск өлкәсеннән Түбән Якегә – Фоат Насыйбуллинның өенә кайтып төшәләр. Ниләр генә калдырмыйлар алар!Совет солдатларының гына түгел, немец солдатларының шәхси әйберләрен дә күрергә була монда. Алар витрина эченә пөхтәләп урнаштырылганнар, һәркайсы турында мәгълумат бар. Шунда ук авылдашлары турында  да күп нәрсә сөйли әлеге “Урам музее”. Экспозицияне төзеп куеп кына эш бетми  бит әле, экспонатларны тузаннан арындыру да, эчтәлеген яңартып тору да Фоат Галимулла улы өстендә. Ул бу эшләрне бик теләп башкара. Авылдашлары да бик рәхмәтле аңа. Бик күп авылдашларының сугышчан юлын яктырткан китап та чыгаруга иреште.
                                                             
 
                                                                             
Кешеләрнең музейларга йөрергә вакытлары аз булган бу заманда музей экспонатларын халыкка якынайтуның шушындый отышлы алымын тапкан укытучының әлеге эше һәрьяклап мактауга һәм хөрмәткә лаек.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ