Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукайга багышланган беренче милли театраль-цирклы спектакль

Премьера Татарстанның Туган тел көнендә – 26 апрельдә узачак.

Габдулла Тукайга багышланган милли Казан дәүләт циркы Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Габдулла Тукайның әкиятләре һәм шигырьләренә нигезләнгән беренче милли театраль-цирклы спектакль тәкъдим итә.

 Спектакльдә Россия һәм Белоруссиянең атаклы цирк артистлары, Татарстан биючеләре һәм театр актерлары катнаша. Премьера Татарстанның Туган тел көнендә – 26 апрельдә узачак.

Спектакль Гаилә елы кысаларында әзерләнә һәм ул Татарстанның милли символы, горурлыгы булган Габдулла Тукайга багышлана. Бөек татар шагыйренең туган көне уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасын беренче тапкыр Казанда 16 мең тамашачы карый алачак – «Печән базарында» милли театраль-цирклы спектакль 10 көн дәвамында Казан циркында күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.  

Спектакльне «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе һәм театр режиссеры Илгиз Зәйниев; Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы Сергей Скоморохов; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Марат Әхмәтшин, шагыйрә һәм тәрҗемәче Резеда Зәйниева катнашындагы иҗат төркеме әзерли.

Спектакльнең сюжеты Габдулла Тукайның «Печән базары яки Яңа Кисекбаш» поэмасына корылган. Аны язганда шагыйрь үзе дә кызыклы һәм маҗаралы вакыйгаларга очрый. «Без шагыйребезне цирк йокысына талдырабыз. Ул анда үзе иҗат иткән барлык персонажлар белән очрашачак. Минем өчен бу иҗат кешесенең куркулары һәм бай күзаллаулары турындагы фэнтезилы тарих. Без автор тудырган образларны цирк сәнгате белән бәйләргә һәм XX гасырда Казандагы атмосфераны тоярга тырыштык. Бу гаҗәеп кызыклы», – ди спектакльнең режиссер-куючысы Илгиз Зәйниев.

Спектакльнең цирклы өлеше Казан, Мәскәү һәм Минск цирклары артистларының номерларыннан гыйбарәт. Мәсәлән, Мәскәүнең Төсле бульварындагы Никулин циркы артистлары – Монте-Карлода узган фестивальдә «Көмеш клоун»га ия булган акробатлар Илья Тюфяев җитәкчелегендә өч «рус таягы»нда мавыктыргыч номер күрсәтәчәк. Казан циркы исә спектакль өчен Россия Федерациясенең атказанган артисты Николай Сарычев куйган үзенчәлекле номер – Butterfly («Күбәләк») вертикаль очышын һәм Мария Анисимова җитәкчелегендә өйрәтелгән этләр белән номер әзерләгән. Белоруссия дәүләт циркы артистлары Роман Григорьев җитәкчелегендә атлы аттракцион күрсәтә.

Спектакльнең комик күренешләрен Мәскәү циркы артистлары – Уфа егетләре Николай Коновалов һәм Әнвәр Саттаров башкара. Әлеге гаҗәеп дуэт Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкияте персонажлары ролендә чыгыш ясаячак.

Спектакльдә шулай ук Казан дәүләт циркы балеты биючеләре һәм Балалар цирк мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, шул исәптән цирк артистларының Франциядә узган Халыкара фестиваленең көмеш лауреатлары да катнаша.

Төп рольне – Габдулла Тукай ролен «Алтын битлек» лауреаты, атаклы биюче һәм балетмейстер Нурбәк Батулла һәм Г. Камал театрының талантлы актеры Артур Шәйдуллин уйный. Тукайның сөеклесе Зәйтүнә ролендә – Татарстанның атказанган артисты, «Россиянең көмеш тавыш» иясе Эльмира Кәлимуллина.

Спектакль татар телендә бара. Рус теленә синхрон тәрҗемә булыр дип планлаштырыла.

«Печән базарында» милли театраль-цирклы спектакль Казан циркында 26 апрельдән 5 майга кадәр – барлыгы 8 тапкыр күрсәтеләчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ