Бәйгедә Татарстан һәм Россия регионнарында эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала. Әлегә катнашучылар саны буенча лидер районнар исемлегендә Әтнә, Арча, Мамадыш, Актаныш, Азнакай районнары.
Язмалар ике номинациядә кабул ителә:
1) Г. Тукайның тормыш юлы;
2) Бөек шагыйрьнең балалар әдәбиятына караган әсәрләре.
Конкурс эшләре татар, рус, инглиз телләрендә тәкъдим ителә ала. Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: magarif-konkurs@bk.ru) 20 нче апрельгә кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат НИГЕЗЛӘМӘДӘ.
Комментарийлар