Укытучыларны телевизорлы итәбез!
«Языл да телевизор от!» акциясендә приз отучыларга бүләкләр тантаналы рәвештә тапшырылды. Аларны «Татмедиа» АҖ генераль директоры А.В.Кузьмин котлады, матбугатка тугры калулары өчен рәхмәт белдерде....
«Языл да телевизор от!» акциясендә приз отучыларга бүләкләр тантаналы рәвештә тапшырылды. Аларны «Татмедиа» АҖ генераль директоры А.В.Кузьмин котлады, матбугатка тугры калулары өчен рәхмәт белдерде. «Матбугатка язылуның яңа кампаниясе башланды. Абунәчеләребезнең бүләк отарга тагын форсаты бар», - диде Андрей Владимирович.
Шунысы кызык, төп призлар барысы да диярлек Яшел Үзән районына китте. Телевизор отучы Рамил Тимургалиев - Яшел Үзәннән. Фотоаппарат отучыларны икесе: Сания Тимуршина (шушы ук районның Татар Танае мәктәбе укытучысы) һәм Нияз Мингалиев (Үзе әйтүе буенча, Буа якларында туып үсә дә, озак еллар Яшел Үзән районында эшләгән).
Сания ханым да, Нияз әфәнде дә «Языл да телевизор от!» акциясендә беренче тапкыр гына катнашулары түгел икән. Моңа кадәр катнашып кызыксындыру бүләкләре откан булганнар. Моннан соң да катнашырга ниятләре бар. Икесе дә, уенын-чынын бергә кушып дигәндәй, «Безнең дә телевизор отасы килә!» - диделәр.
Нияз Мингалиев 22 төрдәге газета-журнал алдыра икән. «Мин, кәҗә кебек, иң «тәмле»сеннән укый башлыйм. Үзем яраткан темаларга язылган язмаларның барысын да укыйм», - диде ул. Яраткан темалары – әхлак-тәрбия, сәясәт, тел, милләт мәсьәләләре икән.
Матбугатка язылу дәвам итә. Өч төрле газета-журналга язылып, күркәм гадәткә әйләнгән әлеге акциядә катнашыгыз, абунәче дусларыбыз!
Комментарийлар