Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларга өстәмә 5 мең сум түләнәчәк

Бу белдерү белән Русия мәгариф министры Сергей Кравцов чыгыш ясады.

Яңа уку елыннан башлап, Русиянең билгеле бер категория укытучыларының хезмәт хакларына бишәр мең сум өстәячәкләр. Бу белдерү белән Русия мәгариф министры Сергей Кравцов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, яңалык мәктәпләрдә һәм колледжларда тәрбия буенча киңәшчеләргә кагылачак.

Директорларның тәрбия буенча киңәшчесе вазифасы мәгариф системасында чагыштырмача яңа. 2021 елда ул пилот проекты сыйфатында илнең 10 төбәгендә эшли башлады, 2022 елда инде 35 төбәктә. Хәзер практика киң таралган. Русия Мәгариф министрлыгы материалларында әйтелгәнчә, әлеге хезмәткәр өчен йөкләнеш нормасы – атнага 36 сәгать.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ