Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларның хезмәт хаклары арта

Өстәмә түләүләр күләме 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк

Татарстан укытучыларына сыйныф җитәкчелеге өчен түләүне ике тапкыр арттырачаклар. Мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә һәм 100 меңнән азрак кеше яшәүче торак пунктларда колледж һәм техникумнарда төркемнәр кураторларына айлык түләүләрне ике тапкыр арттыру турында карар бөтен илдә Президент кушуы буенча кабул ителде.

Моның өчен кирәкле үзгәрешләр мондый түләүләр бирү кагыйдәләренә кертелгән һәм Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин карарлары белән расланган.

1 марттан мондый айлык түләүләр күләме 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр арттырылган. Бу максатларга быел федераль бюджеттан 3 млрд сумга якын акча бүлеп биреләчәк, дип хәбәр ителә Министрлар Кабинеты сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ