Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзәк банк мошенниклыкка каршы көрәшү өчен яңа чара тәкъдим итте

Нәбиуллина кредит мошенниклыгына каршы көрәшне быелга билгеләнгән төп бурычларның берсе дип атады.

Россия Банкы, токенизацияләнгән карталар кулланып, банкоматка акча кертүгә лимит билгеләргә ниятли, дип белдерде Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина Екатеринбургта узган «Финансларда кибериминлек» форумында. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге чара мошенниклыкка каршы көрәштә ярдәм итәчәк. Бу турыда  «Российская газета» сылтамасы белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, банк клиентлары бурычка алган акчаны мошенникларга ешрак күчерә башлаган. «Кешеләр бер банкта кәгазь акча белән кредит ала, аннары банкоматка килә һәм аны икенче банктагы куркынычсыз счетка – җинаятьченең исәп-хисап счетына күчерә», – ди Нәбиуллина.

Эзне бутау өчен, мошенниклар бу банкта үз картасын кешенең түләү кушымтасына «бәйли» һәм кешенең әле генә кредитка алган акчаны салуы банкта бернинди дә шик уятмый. «Мондый хәл килеп чыкмасын өчен токенизацияләнгән карталар буенча акча кертүгә лимит урнаштыру мәсьәләсен карарга тәкдим итәбез», – диде Үзәк банк башлыгы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ