Логотип Магариф уку
Цитата:

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының резолюциясе кабул ителде

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының өченче көне үтте. Бүген форумда катнашучы татар яшьләре "Бизнес","Тарихи хәтер", "Тел сәясәте һәм милли мәгариф", "Яңа мәдәният", "Татарстанның яшь илчеләре", "...

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының өченче көне үтте. Бүген форумда катнашучы татар яшьләре "Бизнес","Тарихи хәтер", "Тел сәясәте һәм милли мәгариф", "Яңа мәдәният", "Татарстанның яшь илчеләре", "SMM һәм блогинг" дип аталган дискуссион мәйданчыкларда катнашты. Биредә делегатлар үз проектларын тәкъдим итте һәм татар милләтен,  мәгарифен, мәдәниятен үстерү, әлеге өлкәләрдә эшчәнлекне арттыру буенча үз фикер-тәкъдимнәрен яңгыратты.


IMG-20180803-WA0029
Болардан чыгып, чараның пленар утырышында VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының резолюциясе кабул ителде. Ул үз эченә түбәндәгеләрне алды:
1. Россия Федерациясе субъектларында татар мәктәпләрен, татар сыйныфларын ачу процессына булышлык күрсәтергә.
2. Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларак өйрәнү мөмкинлеген тормышка ашыруга максималь рәвештә этәргеч ясарга.
3. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, Россия Федерациясенең әйдәп баручы югары уку йортларына, дистанцион укыту мөмкинлеге булган, киләчәктә ачык Татар университеты нигезен тәшкил итәчәк уртак татар онлайн белем бирү модульләре булдыру инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә.
4. Бөтенроссия халык санын алуга багышланган альтернатив музыка концертлары, "Акыл фабрикасы" укыту-практик мәктәпләре кебек күчмә төрдә чаралар уздырырга.
5. ТАССРның 100 еллыгына багышланган ачык лекцияләр, экскурсияләр, түгәрәк өстәлләр, фәнни конференцияләр, иҗат лабораторияләре, уеннар, квестлар, массакүләм мәгълүмат чараларында язмалар оештырырга.
6. Россия Федерациясенең татарлар тупланып яшәгән төбәкләрендә, Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә татар яшьләре оешмаларының һәм Бөтендөнья татар яшьләре Форумы вәкилләренең челтәрләрен киңәйтүдә булышлык күрсәтергә.
7. Татарстан Республикасы хөкүмәтенә татар яшьләре проектларына ярдәм йөзеннән максатчан грантлар булдыруны сорап мөрәҗәгать итәргә.
8. Казан шәһәре мэриясыннан башкалада татар яшьләре мәдәни үзәген булдыруны сорарга.
9. Татар милли киеме көнен үткәрүне гамәлгә кертергә һәм яшьләр арасында уңышлы дип табылган проектларны киң танытуга ярдәм итәргә.
10. "Татар ата-аналары" берләшмәсе белән уртак проектларны гамәлгә кертергә, Татарстан Республикасы районнарында, шәһәрләрендә һәм РФ төбәкләрендә татар ата-аналары җәмгыятьләре челтәрен булдыруда ярдәм күрсәтергә.
11. Татар яшьләренең үзара аралашуы һәм уңышлы проектларын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан, шулай ук телне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны өйрәнү, татар халкының мәдәни мирасы һәм заманча проектларның иң яхшы үрнәкләре белән танышу өчен заманча челтәрле ресурсларның мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга.
12. Татарстан Республикасы иҗтимагый-сәяси тормышының төрле өлкәләрендә татар теленең кулланылышын мониторинглау буенча максатчан эш алып баруны дәвам итәргә.
Пленар утырышта традицион рәвештә форумның яңа рәисе дә билгеләнде. Барысы да бер тавыштан Тәбрис Яруллинны янәдән форум рәисе итеп кую өчен тавыш бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ