Логотип Магариф уку
Цитата:

Владимир Путин Татарстан педагогларына мактаулы исемнәр бирде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның җиде кешесенә мактаулы исемнәр бирде.

Алар күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен бүләкләнә. Бу Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылган указдан күренә, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Мәсәлән, фәндә, педагогикада, югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә күрсәткән хезмәтләре өчен өч кеше билгеләнде: техник фәннәр докторы, профессор, Казан дәүләт аграр университетының беренче проректоры Булат Җиһаншинга «Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» исеме бирелде, КФУның фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Искәндәр Ярмакиевка — «Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәбе хезмәткәре», Л.Н. Мурысина исемендәге 94 нче гимназия укытучысы Елена Сергеевага – «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы».

Моннан тыш, «Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исем белән «Татнефть»нең өч вәкиле билгеләнде: «Җәлилнефть» НГДУның технологик җайланмаларын ремонтлау буенча слесаре Рушан Исламов, «Татнефтегазопереработка» идарәсенең Баулы участогы начальнигы Юрий Соколов, шулай ук НГДУ «Елховнефть» машинисты  Альфрет Хәлиуллин.

«Татнефть» ААҖнең Татар геология-разведка идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Гыйләҗевага «Россиянең атказанган геологы» исеме бирелде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ