Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара математика олимпиадасы призёры – Казаннан Максим Большаков

Халыкара математика олимпиадасы призеры Максим Большаковны Казан аэропортында тантаналы рәвештә каршы алдылар.

Татарстан укучысы Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, шәхси зачетта көмеш медаль яулады. Команда исә гомуми зачетта өченче урынны алды.

Бу Максимның халыкара дәрәҗәдәге беренче уңышы түгел. Быел ул Румыниядә узган 17 нче Romanian Master of Mathematics 2026 олимпиадасында көмеш медальгә лаек булды. Моннан тыш, Кытайның Тайюань шәһәрендә узган 41 нче Кытай милли математика олимпиадасында (CMO 2025) алтын медаль яулады.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ