Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара татар җыры фестиваленә гаризалар кабул ителә

Конкурста катнашу өчен гаризаны vagapovfond.ru сайтында тутырырга мөмкин.

Яшь башкаручыларны Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивалендә катнашырга чакыралар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Бәйге Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 2007 елдан бирле уздырыла.

Конкурс халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Төрле елларда фестивальдә татар җырчылары һәм башка милләт вәкилләре дә катнашты.

Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Иҗтимагый татар мәдәнияте фонды оештыра.

ХX Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул итү 7 апрельгә кадәр дәвам ителә.

 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ