Логотип Магариф уку
Цитата:

Хат язарга яратсаң, конкурста катнашып, бүләк от

Бар иде заманалар: без яшь чакта туганнардан, дуслардан хат алган көн иң сөенечле көнең була иде. Үзебез дә таныш-белешләребезгә, якын кешеләребезгә сәлам хатлары язарга ярата идек. Заманы үзгәрсә дә, элекке күркәм гадәтләрне онытмау, аларны яңарту – хуплауга лаек гамәл.

Шул нияттән чыгып, Россия почтасы быел да “Иң яхшы хат язу дәресе” дигән Бөтенроссия эпистоляр конкурсы игълан итте.

Конкурс шартлары буенча укучылар бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга, ә укытучылар жюрига хат язу дәресен үткәрүнең үз методик эшкәртмәләрен тәкъдим итәргә тиешләр.

Әлеге конкурс эпистоляр жанр традицияләрен торгызуга ярдәм итү, катнашучыларның игътибарын туган телгә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлтү, педагогларга дәрес үткәрүнең оригиналь методикаларын эшләүдә профессиональлек күрсәтү мөмкинлеген ачу максатларын күздә тота.

Конкурста урта мәктәпләр, югары уку йортлары, көллиятләр, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре укучылары, шулай ук мәктәп һәм югары уку йортлары укытучылары, балалар иҗат берләшмәләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм методистлар катнаша ала.

Әлеге конкурс түбәндәге номинацияләрне колачлый:
1. Россиядә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан  «Гаиләбез тарихы һәм легендалары».
2. А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан «Шигъри аһәңнәрем һич югалмас».  
3. «Ватаныбыз даны варислары».  
4. «Бәхетле гаилә рецептлары».
5. «Мин – хат ташучылар династиясе вәкиле».  
6. «Ватанны саклау – иң изге һөнәр». 
7. «Киләчәк буын вәкиленә хат».  
8. Хат язарга өйрәтү дәресенең иң яхшы методик эшкәртмәсе.  

Конкурска кергән хатларны жюри түбәндәге критерийлар буенча бәяләячәк: теманың стандарт булмаган чишелеше, хат язу төзелеше логикасы, эмоциональлек, хат язу кагыйдәләре, сөйләм стиле.

Иң яхшы иҗади эшләр авторлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Татарстан укучылары һәм педагоглары әлеге конкурста актив катнашып килә. Күп тапкырлар аның җиңүчеләре һәм лауреатлары булганнары бар. Әйтик, узган ел Казандагы 189 нчы “Заман” күп профильле гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Вәлиева әлеге Бөтенроссия конкурсының лауреаты булып танылган иде.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ