Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Арышлар Шәткедә дә сынатмады

Хәзерге вакытта әйләнә-тирә мохитне саклауга төрле дәрәҗәләрдә зур әһәмият бирелә. Әле менә быел 21 март көнне Теләче районының Шәтке урта мәктәбендә мәктәп укучыларының «Әйләнә-тирәбездә экология» ди...

Хәзерге вакытта әйләнә-тирә мохитне саклауга төрле дәрәҗәләрдә зур әһәмият бирелә. Әле менә быел 21 март көнне Теләче районының Шәтке урта мәктәбендә мәктәп укучыларының «Әйләнә-тирәбездә экология» дип аталган IV республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Бу чарада безнең мәктәп укучылары да үзләренең эзләнү эшләре белән катнашты.
Конференциянең «Гуманитар предметларда экология» дип аталган 4 нче номерлы секция утырышында 6 нчы  сыйныф укучысы Шамсувалеева Азалия «Якташ шагыйрьләр иҗатында экология темасы» (җитәкчесе Галимова Г.Н.) дигән эшен яклады. Мәртәбәле жюрида Теләче районы мәгариф бүлегеннән җитәкче урынбасары Якупова Л.К., методист Сахабиева Г.М., Шәтке урта мәктәбе укытучылары Габделхәева Р.Х., Кадыйрова С.В. эшләде. Укучыбызның эше 2 дәрәҗә Дипломга лаек булды. Шул ук секциядә чыгыш ясаган    Вәлиева Ильвина «Рус шагыйрьләренең шигырьләрендә табигать күренешләре» (җитәкчесе Әхтәмова Ф.К.) дигән эзләнү эше белән лауреат Дипломына ия булды.
«Чишмәләрдә кеше язмышы – Гатиятулла чишмәсе» дип исемләнгән эзләнү эше белән 5 нче сыйныф укучысы Галимова Диләрә (җитәкчесе Галимов И.В.) «Экология һәм ул гына түгел...»  дип исемләнгән 6 нчы номерлы секция эшендә катнашты. Мәртәбәле жюри – педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Нәбиуллин Д.Х., Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Төньяк территориаль идарәсенең 3 нче  разрядлы инспекторы Фарухова Л.М., Шәтке урта мәктәбенең укытучылары Гыймадиева Р.С., Музафарова С.Ю. – аның эшен 3 дәрәҗәле Дипломга лаек дип тапты.
Укучыларыбыз алга таба да бу юнәлештәге эзләнү эшләрен дәвам итәргә һәм тагын да тирәнәйтергә дигән төпле фикерләр белән кайттылар.
 
Дамир Нәбиуллин, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ