Логотип Магариф уку
Цитата:

Рушания Ягафарова: Белем ул – бәхет

Яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр – укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем әйтәсе килгән сүзем дә бүгенге заман укытучылары турында.

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.

Үземә белем һәм тәрбия биргән  Югары Пәнәче мәктәбендә беренче эш  тәҗрибәмне  башлап җибәрдем.  Бүгенге заман укытучысы, иҗади шәхес буларак, мин күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңа­лыклар белән таныш булырга;  укучылар алдын­да гына түгел, хезмәттәшләре арасында да хөрмәт һәм дан казанырга, эчке һәм тышкы күркәм сыйфатларга ия булырга, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәргә, компьютер һәм видеотехника белән эшли белергә тырышам.

Тәҗрибәм зур булмаса да, укытучы һөнәрен аңларлык, үзләштерерлек вакыт булды.Укыту процессында дәрес планын тормышка ашырганда,сөйләмгә хис, интонацион төсмер бирергә тырышам, сорауларны башкачарак куям. Уку максатын бәян иткәндә сөйләм һәм актерлык сәләтемнән файдаланам, үзем ирешергә уйлаганны тулырак тормышка ашырырга, укуда даими игътибар һәм кызыксыну булдырырга тырышам. Дәрес планындагы дидактик алымнарны төрләндерәм, алдан уйланмаган, планга кертелмәгән, әмма максатка ярашлы ысуллар да кулланам. Балага мәктәп тормышын һәм уку эшчәнлеген тоем­ларга өйрәнергә ярдәм итү өчен үз тәҗрибәмдә кайбер таләп­ләрне истән чыгармаска тырышам.  Белем бирүдә ки­леп туган проблемаларны теләп хәл итү, укучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу, иҗади эшләү -  болар барысы да укытучының үз  фәне өлкәсендә тоткан урынын билгели. Укучы­ларга уңай тәэсир итү өчен,  алар белән һәрвакыт бәй­ләнештә, элемтәдә булырга,  хезмәтемне теләп, яратып башкарырга,  уңай энергия ала һәм бирә белергә,  тормышка ышаныч белән ка­рарга тырышам.  Балаларны җентекләп күзәтергә, өйрәнергә,  алар белән дустанә мөнәсәбәттә булырга,  ягымлы мөгамәлә күрсәтергә кирәк.

 “Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү-мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы”, - дигән мәгърифәтче һәм галим  Г.Ибраһимов.  Бүгенге көндә дә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча тәшкил итә дип уйлыйм.  Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү - ул укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уята, аның танып белү активлыгын үстерә һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә, белемнәрен тирәнәйтә.

«Белем ул – көч», - ди көнба­тыш халкы. «Белем ул – бәхет», - ди көнчыгышлылар. Укытучының гыйлемлелек көче балаларга бе­лем алуда бәхет китерсен иде.

 

 

Рушания Хаматзакир кызы ЯГАФАРОВА, Зәй районы Югары Пәнәче төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рушания ханым, сез бик тә тырыш һәм балаларны яратучы укытучы. Алга таба да уңышлар Сезгә! Автор: Алсу

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ