Логотип Магариф уку
Цитата:

Җыр һәм бию ансамбле сәфәр чыга

11-18 апрельдә «Халык мирасы» программасы белән ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россия шәһәрләре буенча турнега чыгачак.

Гастрольләр Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль — концерт планы нигезендә «Без–Россия» федераль программасы кысаларында узачак.

Коллективның беренче концерты 11 апрельдә Димитровградта (Ульяновск өлкәсе) узачак. 13 апрельдә ансамбль Саранскига (Мордовия Республикасы) китәчәк.

Чыгышлар шулай ук Пенза өлкәсендә узачак: Исса эшчеләр поселогында (14 апрель), кече Труев авылында (15 апрель), Кузнецк шәһәрендә (16 апрель), Сосновоборск поселогында (17 апрель). 18 апрельдә гастрольләр Пензада концерт белән тәмамлана.

«Һәркемнең дә төбәк башкалаларына килергә һәм концертны карарга мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без зур шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да булачакбыз. Федераль программа ярдәмендә без бу кешеләргә үзебезнең мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне тәкъдим итә алачакбыз», – ди  ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.

Фото: Абдул Фархан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ