Логотип Магариф уку
Цитата:

Балачактан экология турында кайгырталар

Буадагы «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасында экология буенча «Кечкенә тикшеренүчеләрнең тәүге адымнары» дип аталган зона фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Анда Буа, Апас, Тәтеш һәм Актаныш районнары бакчаларына йөрүче балалар катнашты.

Алар «Тәҗрибә-тикшеренү эшчәнлеге» һәм «Экология һәм туган як» темаларына эшләрен жюри хөкеменә тәкъдим  иттеләр. Моның күпчелеген туган як табигате, экологиягә зыян китергәндә, аның сәламәтлеккә йогынтысы, сабын белән юынуның файдасын һәм яшелчә үстерү серләрен ачуга бәйле гамәли проектлар алып торды, диде Татарстан  Экология министрлыгының  территориаль идарәсе белгече  Ләйсән Гыйматдинова.  

Иң куандырганы – бу балаларның экологияне саклау хәрәкәтенә яшьтән үк кушылулары һәм Экология министрлыгының истәлекле бүләкләренә, дипломнарына лаек булулары.

Шунысын да әйтик: 260 балага исәпләнгән «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасы «Демография» милли проекты кысаларында 2020 елда гына ачылды. Анда балаларның  төрле яклап камил үсүенә бөтен алшартлар да тудырылган. Әле октябрь аенда гына биредә «Экологик мәктәп»  проекты кысаларында республика фестивале гөрләп узган иде.

 Альберт САБИР

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ