Логотип Магариф уку
Цитата:

Агачта – безнең тормыш

Шагыйрь Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты (Лениногорск районы хакимияте тарафыннан гамәлгә куелган премия), Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Николай Карасёв – төрле дәрәҗәдәге 150 ләп күргәзмәдә катнашкан уемчы. Әле күптән түгел генә ул, Татарстан рәссамнары белән берлектә, Чабаксардагы дәүләт китапханәсенең «Серебряный век» галереясында эшләрен тәкъдим итте. Мондый тантаналы вакытта Николай Владимирович сүзен, гадәттә, рәссам-уемчы буларак башлап җибәрә дә шагыйрь булып түгәрәкләп куя. Соңгы вакытта аңа гел уң килеп тора: Татарстан нефтен үзләштерүнең 80 еллыгына һәм Ромашкино нефть ятмасы ачылуның 75 еллыгына багышлап «Татнефть» үткәргән конкурста ул «Торба үткәргеч көтә» эше белән I дәрәҗә дипломга лаек булды. «Ветераннар – Татарстан халыкларының милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклаучылар» дип аталган Республика бәйгесендә Н. Карасёв шулай ук «агач ую» номинациясе җиңүчесе булып танылды.

ТАРИХ СЫЙГАН ТАКТАЛАР

Николай Владимирович яшәгән йортның капкасыннан үтеп, ишегалдына керүгә, ачык верандада безне авторның вакытлыча куелган күргәзмәсе каршы алды. Россия, Идел Болгарстаны тарихы, авыл тормышы чагылыш таба аларда. Шуның кадәр дә саллы эшләр дип әйтәм икән, бу аларның башкарылу осталыгына, катлаулы сюжетларга корылган, күп фигуралы булуларына гына ишарә итүем түгел. Араларында берсе-берсе сигезәр, унар кило авырлыктагылары бар. Йөртергә авыр булса да, моны ул кечкенә форматта «әллә ни җәелеп китеп булмау», ә күләмле эштә ни телисең шуны, хәтта ки кәефең нинди икәнне җиткерү дә җиңелрәк дип аңлата.

Башкару техникасы, сүз дә юк, тел-теш тидерә торган түгел. Бу яктан, Н. Карасёв теләсә нинди остага җитди көндәш булырлык. Тәҗрибә, тырышлык, үҗәтлек һәм табигать биргән сәләт үзенекен итә. Шуның өстенә дөньяны үзең тойганча, аңлаганча башкаларга ачып бирү өчен аныкы кебек дөрес «куелган» күз, дөрес «куелган» кул булу да алшарт булып тора. Беренче карашка бар да көн кебек ачык: бер бөтен тактаны аласың да кирәкмәгәннәрен уеп төшерәсең, синең хыялыңда туган сурәт кенә утырып кала. Шулаен шулай, тик менә эшкә тотыныр өчен тагын бер шарт: остага иң элек аның эскизы-схемасы ошарга тиеш икән әле. «Эскизы ошамаса, аны ясап та азапланмыйм», – дигән сүзе дә бар әле останың. Теге яки бу агачка тотынганчы, аның холык-фигылен өйрәнү дә артык булмаячак. Агач сайлау, аны киптерү, эш барышында күпләп йомычка түгү кебек мәшәкатьләре безгә күренми дә әле аның. Нигә тотынса, шуны коеп куя, җырлап кына эшли кебек.

Асылында корал эшли, ир мактала, дисәк тә, аларның берсен алып, икенчесен куя торган түгел. Николай Карасёвның агачка тотынуына да 1987–1989 елларда әнә шундый шәп эш коралының кулга килеп керүе сәбәп була, туган көненә унлап эш кораллары бүләк итәләр. Шуны гына көткән кебек, агач кисәге дә табылып, ярыйсы гына патшабикә сыны уела. Дусларының: «Тагын берәр нәрсә ясасаң күрсәтерсең», – диюе җитә кала, бер-бер артлы яңа эшләр уела.

ТИРӘН РЕЛЬЕФЛЫ АЛЫМ

Николай Владимирович иҗатының башлангыч чорында яссы рельеф алымын үзләштергән булса, еллар узган саен мөмкинлекләре дә, үзенә булган таләп тә катгыйлана төшә. Хәзер инде ул яр карлыгачыннан бер дә ким түгел – тирән рельефлы алым белән иҗат итә. Эшләрендә сизгер шигъри җанының чагылышын тою кыен түгел. Берсе дә эш булсынга гына башкарылмаган, вакыт-вакыт агачтан челтәр үргәндәй, яфрак җепселләренә кадәр ясап куя.

Ни өчен нәкъ менә агачка тукталганмы? Дөрес, калайны чүкеп сурәт ясау белән мавыгып алган чаклары да, гипслы экспериментлар да булган заманында. Хәзер ул иҗат өчен агачтан да яхшы чимал юк дигән фикердә. Ни дисәң дә тере, кулга ятып тора торган материал.

– Бөгелмә механика заводында токарь, соңрак өлкән инженер-технолог булып эшләгәндә, андагы калдык-постык алюминнән чүкеп, нидер ясап карау теләге туды. Калайдан күләмле картиналар ясарга тырыштым, әмма ул мин теләгәнчә үк барып чыкмады. Эшемнән канәгать калмый торган идем. Инде эше бетте дигәндә, калайны тишкән чаклар да булгалады. Шуңа да аны чәрексез материал дип гипска күчтем. Дус егетләр белән гипс битлекләр ясый башладык. Миниатюра белән дә мавыгып алдым. Миңа калса, уемчылыкта иң текәләре Тайвань осталары, алар чын-чынлап уш китмәле әйберләр ясыйлар, – ди уемчы.

1981 елны гаиләсе белән Лениногорск шәһәренә күченгәч, башта төзелеш, аннан соң нефть тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер булып эшләгәндә дә ул иҗатын дәвам итә. Алай гына да түгел, 1995 елда шигырьләр, хикәяләр яза башлый. Сүз уңаеннан аңа аэрография, нәкыш тә ят түгел дияргә кирәк. Күргәзмәләр дә ялыктырмый үзен, киресенчә, ул аны яңа эшләр иҗат итәргә рухландыручы этәргеч көч буларак кабул итә.

– «ЛениногорскРемСервис »та (1989–2012) эшләгән елларым күргәзмәләргә аеруча бай булды, җитәкчелек һәрьяклап ярдәм итеп торды, – ди ул.

ИШЕГАЛДЫНДАГЫ КҮРГӘЗМӘ

Тирән рельефлы бер метрга бер метрлы калын тактага уелган эшкә таң калып карап торабыз. Уемчының картиналарын китап укыган кебек укырга була. «Уйна, гармун» дигән авыл тормышы, аның көнкүрешенә багышланган күп фигуралы эшне өч ай эшләгән автор. Хуҗалыктагы эшне бер кат карагач, кичкырын җыелып, күңел ачу тасвирлана анда. Гармун тавышы ишетелгән якка күрше авыл кешеләренең килүен дә шәйләргә була хәтта.

– Мин үзем тумышым белән Самара өлкәсе Клявлино авылыннан, – дип шәрехли башлый Николай Владимирович. – Монда безнең авыл тасвирлана: тимер юл станциясе, поездлар, кешеләр... Кыш озату кебек авыл бәйрәмнәре ут уйнатып, гармуннар белән уза торган иде. Эшне башлаганда, эх менә шушы урында чиркәү булса, әйбәт булыр иде, дип уйладым да үземчә ясап та куйдым. Берзаман ишетәм, төзеп куйганнар бит минем хыялымда йөргән ул храмны. Менә шундый очраклардан соң уйга килгән– алга килә, уй-фикер-матди, дисең инде. Идел Болгарстанында ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышлап эшләнгән зур панно исә «Идел Болгарстаны» дип атала...

Икенче бер эштә алгы пландагы гөмбәләр игътибарны җәлеп итми калмый. Әйтерсең чып-чын – ал да кәрзинеңә сал. Юри генә янәшәсенә әле генә җыеп кайткан гөмбәне куйсаң да, кайда агач гөмбә дә, кайда урманнан кайтканы – аера алмыйсың.

«Кичү» дигәне дә саллы килеп чыккан. Мондыйрак эшне автор кайчандыр Россиянең халык рәссамы, нәкышче-уемчы Кронид Александрович Гоголевта күргән була. Ул аны кабатламый, шулай да мотивлар бер. Хәер, мондый эштә бик теләсәң дә кабатлап булмас иде барыбер. Эшләп бетергәч, аның белән очрашып сөйләшсәң шәп булыр иде, дип, үзалдына ниятләп тә куя. Тик гомер дигәнең чикле, олпат рәссам белән очрашырга җитешми кала Н. Карасёв.

Бөек Ватан сугышына багышланган эшендә атышлар тынып торган арада җырчы Лидия Русланованың хәрәкәттәге армия сугышчылары алдында чыгыш ясавы тасвирлана. Янәшәдән узып баручы солдатларның да карашлары шунда төбәлгән... Елга бер тапкыр уздырыла торган алма спасы сурәтләнгән эш тә шактый күләмле килеп чыккан. 21 филне эченә алган чын мәгънәсендә ювелирларча 3D-форматта башкарылган эш, гомумән дә, таң калдыра. Камиллеккә чыннан да чикләр юк. Әлбәттә, моны күрергә, андагы халәтне тоярга кирәк.

Авторның: «Эш барышында әллә ниләр килә башка. Үзем эшли башлаганчы, мин рәссамнарның ничек эшләгәннәрен дә күргән кеше түгел идем», – дигәненә ышанасы да килми хәтта.

 

Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ