Логотип Магариф уку
Цитата:

Альберт МАНСУРОВ: «Мәктәптә эш җайлансын өчен... тынычлык кирәк»

Октябрь ае башында Актанышта «Көнчыгыш Кама аръягы татар авыллары» темасына республика күләмендә семинар узды.

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, районның һәр почмагыннан килгән төбәк тарихын укытучылар һәм өйрәнүчеләр җыелды. Анда актуаль мәсьәләләр күтәрелде, документлар белән ныгытылган чыгышлар яңгырады. Әңгәмәдәшебез – Актанышның 1 нче мәктәп директоры Альберт Мансуров әлеге чараны оештыручыларның берсе иде.

 

КҮПКЫРЛЫ ТАРИХ

– Альберт Мирхатович, бу семинарның идеясе ничек туды?

– Тарих белән кызыксынуым мәктәп елларыннан килә. Балачактан ук тарих яраткан фәннәремнең берсе иде. Яр Чаллының 54 нче мәктәбендә укыганда, укытучым Римма Дәүләтовна әлеге фәнгә карата аерым мәхәббәт уятты, дияр идем. 2018–2021 елларда без, районыбыздагы авылларның тарихларын барлап, байтак эш башкардык. Һәр авылның тарихи картасы төзелде. Моннан тыш та күп кенә проектлар тормышка ашырылды. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә конференция уздырдык. Аның нәтиҗәләре буенча китап чыкты. Октябрьдәге семинар кысаларында әлеге китапны тәкъдим иттек.

Шуңа да карамастан безнең төбәк тарихы тулысынча өйрәнелеп беткән дип әйтеп булмый. Дин эшлеклеләренең эшчәнлекләрен, галимнәрнең хезмәтләрен өйрәнеп халыкка җиткерү буенча эшлисе эшләр байтак. Бүтән яклардан караганда, Актаныш районы тарихы шактый тирән өйрәнелгән. Һәр авылның тарихына багышланган китаплар бар, Теләкәй, Такталачык, Иске Байсар аеруча яхшы өйрәнелгән. Әмма табышларыбызның барысы да архив материаллары белән расланган дип әйтә алмыйм.

– Сезнең җитәкчелектәге мәктәпнең тарихы мәгълүм, семинардагы чыгышларда аның турында шактый әйтелде. Сез тагын да тулыландыра аласызмы?

– Хәзер мәктәп яңа урында. Элеккегесенең нигезе сакланып калган урынны беләбез. Татар һәм рус класслары булган. Хәзерге бина 1972 елда төзелә. Биредә Энгель Фәттахов, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, генерал-майор Марсель Галимәрдәнов, Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов һәм татар дөньясының башка абруйлы җитәкчеләре, мәдәният-сәнгать хезмәткәрләре укыган. Безнең мәктәп 90 нчы елларга кадәр бердәнбер булган, аннары икенче мәктәп төзелде.

– Элек мәктәпләр булмаган бит, мәдрәсәләрдә белем бирелгән. Актаныш районы тарихында нинди күркәм мәдрәсәне искә төшерә аласыз?

– Мәдрәсәләр Такталачык, Яңа Әлем, Иске Байсар авылларында булган. Такталачык мәдрәсәсе – иң көчлеләрнең берсе, анда Фазлулла бин Фәйзулла, Рафик Семәки укытканнар. Якуб Мансуров, Әгерҗе ягыннан килеп, 1860 елларда Яңа Әлем авылында мәдрәсә оештыра. Байсар мәдрәсәсе шулай ук яхшылардан саналган. Актаныш авылы электән район үзәге булып тормаган. Алда әйтелгән авылларга караганда, халык саны кимрәк булган, әмма ул географик яктан бик уңайлы урында урнашкан. Шуңа күрә коллективлаштыру чорында, монда МТС ачалар, шуннан ул район үзәге буларак тормышын башлап җибәрә, мәктәп төзелә.

– Чыгышларда Байсар авылының күп кенә ир-атлары 1812 елгы Ватан сугышында катнашуы әйтелде. Ул хактагы мәгълүматлар тарихи документлар белән расланамы?

– Язучы, тарихи романнар авторы, Тукай исемендәге премия лауреаты Вахит Имамов ул сугышка алынганнарның тулы исемлеген документлар белән беркетте. Анда башкорт сословиесендәге татарлар да, типтәр татарлар да байтак катнашкан. Алардан тыш, Беренче бөтендөнья, гражданнар, Бөек Ватан сугышларында катнашучылар турында хатирәләрне дә туплап, саклап калу бик мөһим. Тарих ул гел кабатланып тора. Аянычка, безнең мәктәптә укыган егетләр арасында махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булучылар бар. Патриотик тәрбия максаты белән алар истәлегенә төрле чаралар уздырабыз. Күптән түгел Руслан Ибәтуллин исемендәге җиңел атлетика ярышы үткәрдек, хәзер футбол турниры уздырырга ниятлибез.

Балачакта безне Яңа Әлем авылына кунакка кайтаралар иде. Дәү әтием, 17 яшендә сугышка китеп, Германиягә хәтле барып җиткән. Ул чордагы фотолары да саклана. Без кайчакта сугышларны, анда катнашучы капма-каршы көчләрне берьяклы гына күз алдына китерәбез. Кешеләр бертөрле генә түгел. Менә минем бабам Кёнигсбергта немецларга әсирлеккә эләгә, һәм бер немец аның гомерен саклап кала. Бабабыз, илгә кайткач, беренче малаена аның хөрмәтенә Манфред исеме бирә.

Безнең гаиләдән Бөек Ватан сугышында күп кеше катнашкан. Мәсәлән, дәү әтиемнең әтисе Мансур Шакиров генерал-майор Фатих Булатов дивизиясендә сугыша. Гаилә архивында сугышта булган туганнар аерым урын алып тора. Шәҗәрәбез дә бар. Тарих институты белгечләре китапка материал туплаганда, Яңа Әлем зиратында минем бишенче буын бабамның кабер ташын таптылар.

– Билгеле, тарих сугышлар һәм сугышчылардан гына тормый. Сез семинардагы чыгышыгызны бөек артист Мөхтәр Мутинның тормышына һәм иҗат юлына багышладыгыз. Ахырдан хәтта Актанышта Мутин исемендәге театр оештырырга дигән тәкъдим дә яңгырады....

– Энгель Нәвапович Фәттахов Актаныш районы башлыгы, мин мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшләгәндә, Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» тарихи романын сәхнәләштереп, Казанда күрсәттек. Районыбызда 9 халык театры эшләп килә. Алар катнашында театр фестивале уздырылды. Авыл мәдәният йортлары, ихлас күңел белән уйнап, төрле авторларның әсәрләрен сәхнәләштерделәр. «Агыйдел» җыр-бию ансамбле белән дан тоткан Актанышта, чыннан да, җәмәгатьчелекнең театр оештыру теләге зур. Бу – исеме татар театр дөньясында драматург Галиәсгар Камал, драматург һәм артист Кәрим Тинчурин белән янәшә йөрүче Мөхтәр Мутинның истәлеген мәңгеләштерү дә булыр иде.

Бездә, кызганыч, әлеге юнәлештә эшләү җитеп бетми. Бу уңайдан Башкортстанга соклануымны әйтми кала алмыйм. Мин үзем дә Мутиннар нәселенең Актаныш белән бәйле булуын, башкортлар Такталачык авылына килеп, БАССРның эчке эшләр, социаль тәэминат, азык-төлек халык комиссары, Башкортстан хөкүмәте әгъзасы булган якташыбыз Илдархан Мутинга1 ташбилге куйгач кына белдем. Безгә дә шәхесләрнең исемен мәңгеләштерүдә, милләт дип тарткалашып тормыйча, алардан үрнәк алырга кирәк. Башкортлар безгә география, фикер, тел юнәлешеннән якын. Хәзерге бүленеш, аерымланырга омтылу элек булмаган бит ул. Ике яктан да милләтчеләрне тыңлап, тавыш-гауга тудырырга ярамый. Безгә, киресенчә, бергә-бердәм булырга кирәк.

– Актаныш районыннан бик күп язучылар чыккан. Алар арасында Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Ленар Шәех, Эльмира Шәрифуллиналарның иҗатын Сез дәрестә, дәрестән тыш чараларда балаларга тәкъдим итәсезме?

– Сез искә алган әдипләребез мәктәп программасына керми, әмма без дәрестән тыш чараларда балаларны хәзерге заман әдәбияты белән таныштырырга тырышабыз. Ленар Шәехнең иҗатын даими өйрәнәләр, Вахит Имамовның иҗатын шулай ук игътибарсыз калдырмаска тырышабыз. Шул уңайдан мин үземә максат куйдым: аена бер булса да, мәктәпкә татар халкына хезмәт иткән күренекле фән, мәдәният хезмәткәрләрен, язучыларны, чакырып, балалар белән очрашулар үткәрергә. Күптән түгел, Әлмәт театры артистлары белән бик матур очрашу уздырдык. Безнең балалар Интернеттагы кешеләрдән түгел, ә җәмгыятькә файда китерүче зыялы затлардан үрнәк алып үсәргә тиеш.

– Сез тарих белән тирәнтен шөгыльләнәсез. Бу шөгыль фәнни хезмәткә әйләнергә мөмкин дип саныйсызмы?

– Күңелемдә, төбәк тарихын тирәнтен өйрәнеп, эзләнүләремне дөньяга тәкъдим итү теләге бар. Әмма хәзергә белем, тәрбия бирүгә бәйле проектларыбыз бик күп. Шуларның берсе – авыллар буйлап велоузыш уздыру мин әле тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән чактан ук алып барыла. Ул яшь укытучы Равил Хаҗиевка, Җиңү көне алдыннан авылларны күреп кайтыйк, дип тәкъдим ясаудан башланып китте. Ул чарада укучылар гына түгел, укытучылар да катнашты. Мәдәният бүлегендә эшләгән чакта Актанышның 310 еллыгына багышланган велоузыш уздырган идек. Хыялымда бу чарага җитәкчеләрне дә җәлеп итеп, Әгерҗеләр дәрәҗәсенә җиткерү. Ул туризмның бер тармагы була алыр иде. Тик бездә, кызганычка, ул юнәлештә эш бармый.

Без үткән җәй гаилә белән Башкортстанга бардык. Аларның табигый мирас белән ничек эшләгәннәрен гаҗәпләнеп күзәттем. Тауга менәр өчен генә дә зур чират торырга туры килде. Бу тема аларның телевидениесендә дә урта урыннарда тора. Үзәк телеканаллар үрнәгендә оештырылган «Башкирские каникулы» тапшыруын гына алсак та, ул өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә кызыклы һәм файдалы бит! Безнең якларның да табигате бик бай. Шул сәяхәттән соң миндә балалар катнашында төрле форматта үзебезнең якның байлыгы, тарихы турында халыкка сөйләү-күрсәтү теләге туды. Яхшы үрнәккә иярү безне баета гына.

 

МӘКТӘПКӘ НӘРСӘ ЯНЫЙ?

– Сезгә төрле вазифаларда булырга, хәтта мәктәптән китеп торырга да туры килгән. Шулай да укыту-тәрбиягә кире әйләнеп кайткансыз. Күңелегезгә мәктәп кай ягы белән якын?

– Бу мәктәпкә 2009 елда география укытучысы булып килгән идем. Аннан соң, директорыбыз Раилә Гыйздәтуллина тәкъдиме белән алты ел тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем. Мәктәпне җитәкләргә алынуыма беренче ел гына әле. Мәктәбебезгә әлегә игътибар җитми. Безгә беренче чиратта ремонт, матур акт залы, әйбәт музей кирәк. Мәктәптә булган авырлыкларга карамастан, күп кенә укучыларыбыз югары белем алып, укытучы булып кире кайта.

– Белгәнебезчә, Сез элекке спортчы. Алай гына бирешмәссез әле! Спорт Сезнең тормышыгызда эз калдыргандыр, мөгаен.

– Мин көрәш белән шөгыльләнгән заманнарда татар яшьләре арасында бик популяр булды ул. Һәр мәктәптә секция эшләде. Мин – Татарстан Республикасы турнирлары призёры. 2002 елда безнең район көрәш командасы белән Минзәләдән чемпион исемен алып кайтты. Хәзер укучылар көрәш серләрен спорт мәктәбендә өйрәнәләр, еш кына мәктәп данын яклый егетләребез. Бассейныбызда йөзү белән шөгыльләнәләр. Һәр укучы үзен кызыксындыр-
ган спорт төре белән мәшгуль булсын өчен, без, физкультура сәгатьләрен киметү хисабына, укытучыларга түгәрәк дәресләрен арттырырга булдык.

– «Мәгариф» журналы мәктәптә кадрлар проблемасын хәл итү өчен яшь укытучыларга грант бирү программасын кабаттан гамәлгә кертергә кирәклеге турында берничә тапкыр язып чыккан иде. Быелдан ул грант яңартылды. Әмма кадрлар кытлыгын җиңеп чыгарга ул гына җитәрме? Директорлар мәсьәләсе дә җитди тора. Шәхсән үзегезне нинди проблемалар борчый?

– Әгәр педагогик кадрлар мәсьәләсендә бүген бөтен кискенлеге белән килеп туган хәлне уңайга хәл итә алмасак, ун елдан соң мәктәпләрдә укытырга белгечләр калмаска мөмкин. Мин пединститутны тәмамлауга, үзем теләп, авылга кайттым. Хәзер тарих фәнен укытам. Мин мәктәпсез, укучыларсыз яшәвемне күз алдына да китерә алмыйм. Ике ел алардан аерылып тору миңа менеджерлык сабагы гына биреп калмады, менә шул хакыйкатьне аңларга да ярдәм итте.

– Укытучы һөнәренең абруен кайтарыр өчен нәрсә эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?

– Әйдәгез, ҺeadҺunter.ruны (эш тәкъдим итүче сайт) ачып карыйк. Анда, мәсәлән, сатучыга нинди хезмәт хакы ышандыралар? Уртача 70–80 мең сум. Ә укытучыга 40–50 мең тәкъдим ителә. Мондый хезмәт хакы алу өчен, укыту сәгатенең штат ставкасыннан күпкә югарырак булуы белән бергә, категориянең дә югары булуы кирәк. Минем фикеремчә, бу – бик җитди мәсьәлә. Без патриотизм турында күп сөйлибез. Әмма соңгы 20 елда нинди генә чаралар күрелмәсен, файдасын тоярлык булмады. Системалы, конкрет эшләр кирәк иде. Хәзер әкрен генә үзгәрешләр башланып китте. Мин мәктәпкә килүгә, ир-ат укытучылар белән флагшток ясап куйдык. Байракны гимн яңгыравы астында күтәрәбез. Менә бу, чыннан да, патриотик рухны күтәрә. Әмма бүгенге дөньяның терәге –
акча. Хөкүмәт финанс мәсьәләсен тиз арада хәл итмәсә, вакытны югалтсак, киләчәктә укытучысыз, тәрбиячесез калачакбыз.

Шуннан килеп чыга икенче авырлык: түбән хезмәт хакы укытучының дәрәҗәсен төшерә. Бүген укытучыларны кем тели, шул кыерсытырга мөмкин. Укытучы статусының югары булуы бик мөһим.

– Укытучының дәрәҗәсен күтәрер өчен, элекке заманнардагы кебек, аларны җәмгыяви вазифаларга, әйтик, төрле дәрәҗәләрдә депутат итеп сайлау да артык булмас иде.

– Кызганычка, советларга сайлауларда күбрәк эшмәкәрләр, элеккеге район башлыклары урын ала. Югары мөнбәрдә төрле һөнәр ияләренең сүзе, тавышы җитми дип саныйм. Анда үз төбәгендәге хәлләрне белүче, үз фикерен әйтүдән курыкмаган кешеләр кирәк бүгенге көндә.

– Без еш кына татар теле яки татар телендә белем бирүче мәктәп дип сөйлибез, ә дөреслектә укыту рус телендә алып барыла. Актаныш, Арча, Балтач районнарындагы мәктәпләр кебек, чыннары башка районнарда да булсын иде. Сездә бит хәтта район башлыклары киңәшмәләрне дә татарча алып баралар. Ә укыту мәсьәләсендә ничек?

– Безнең татар һәм рус телендә укыту сыйныфлары бар. Үземнең кызым да татарча белем ала. Кызганыч, мондый вазгыятькә риза булмаучы әти-әниләр дә бар. Татар телендә белем бирү балага зыян китерә, имеш. Күп кенә ата-ана билингвальлекнең файдасын, өстенлекләрен аңламый. Элек авыл мәктәпләрен тәмамлап, төрле шәһәрләргә барып укуларын дәвам итә алганнар. Мин, мәсәлән, үзем дә мәктәптә тулысынча татар телендә укыдым, ул миңа зыян китерде дип әйтә алмыйм. Шуны ата-аналарга аңлату – минемчә, иң зур авырлыкларның берсе.

– Беркадәр бизнеста эшләгән кеше буларак, андагы эшчәнлекне үзегезнең бүгенге хезмәтегез белән чагыштырып карасагыз, нәрсә әйтер идегез?

– Мин бу сорауга бер вакыйга белән җавап бирим әле. Укытучылык эшенә керешеп, география укытып йөргәндә, мәктәпкә Мәгариф министрлыгыннан бер методист тикшерү белән килгән иде. Ул минем һәрбер дәресемә кереп, яшь укытучыдан гаеп табып, мине мәктәптән эз суытыр дәрәҗәгә китерә язды. Коллегаларыма рәхмәт, аларның булышлыгы белән хата кылмыйча калдым. Узган уку елы юкка гына Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителмәде бит. Яшьләргә таяныч күрсәтерлек остазлар булу мөһим. Тик бу гына аз. Укытучы эшен бизнес белән чагыштырсак, нәрсә күрәбез? Хәзерге заман бизнесындагы хезмәткәргә планны үтәсен өчен бөтен шартлар тудырыла: машина бирелә, хезмәт хакы түләнә, иң мөһиме, үз эшеңне эшләсәң, сине беркем дә борчымый. Ә мәктәптә, киресенчә, планны үтәүне максат иткән җитәкчелек укытучыга мәшәкать өстенә мәшәкать сала. Нинди генә отчётлар, проектлар юк! Бөтен булган эш – экологик тәрбия, патриотик тәрбия, әхлак тәрбиясе, ата-аналар белән эшләү мәктәпләр җилкәсендә. Һәр юнәлеш буенча кем алдындадыр җавап тотасы. Мәгарифтә эш җайланып китсен өчен тынычлык кирәк.

– Без районнарга еш йөрибез. Ни сәбәпледер мәктәп директорлары итеп физкультура укытучыларын сайлап куялар. Күрәсең, бу мәктәпләрдә ир-ат укытучылар аз булудан киләдер. Хәзер әлеге хәл төзәлүгә таба бара. Быел безнең «Авыл укытучысы» конкурсында да призлы дүрт урынны ир-ат укытучылар яулады. Чистай районы Мөслим урта мәктәбенең география һәм биология укытучысы Ленар Хәбибуллин I урынга лаек булды, II урында Кама Тамагы районы Иске Казиле урта мәктәбенең физика һәм география укытучысы Ильяс Габидуллин. Өченче урынны Теләче районы Иске Җөри урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зиннур Хөсәенов һәм Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбенең физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Тәлгать Сабиров бүлештеләр.

– Минем фикеремчә, мәктәптә җитәкче ир кеше булырга тиеш. Монда хуҗалык эшләре бихисап булган өчен генә түгел. Ир-атның фикерләве, эшкә мөнәсәбәте, коллективта мохит урнаштыруы хатын-кызныкыннан аерылып тора. Әти кеше янында балалар ипләбрәк кыйланган кебек, ир-ат җитәкче тирәсендәге коллектив та үзен җаваплырак тота. Шәхсән үзем җыелышка әтиләр килүен яратам. Үз гаиләмне дә ир-ат тәрбиясеннән башка күз алдына китерә алмыйм.

Сөмбел ТАИШЕВА,

Инсаф ГАЛӘВЕТДИНОВ

Сөмбел ТАИШЕВА фотосы

 

1 Илдархан Мутин (12 июль 1888, Такталачык — 3 февраль 1938 (49 яшь), Мәскәү, СССР) — сәясәт эшлеклесе, Башкорт хөкүмәте әгъзасы, БАССРның эчке эшләр, социаль тәэминат, азык-төлек халык комиссары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ