Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер тел – бер акыл, ике тел – ике акыл

XXI гасырга аяк баскач, халык арасында чит телләрне өйрәнү белән кызыксыну нык артты, чөнки җәмгыятьтәге үзгәрешләр безгә чит илләргә сәфәр кылырга, тарихи урыннар белән танышырга юллар ачты...

XXI гасырга аяк баскач, халык арасында чит телләрне өйрәнү белән кызыксыну нык артты, чөнки җәмгыятьтәге үзгәрешләр безгә чит илләргә сәфәр кылырга, тарихи урыннар белән танышырга юллар ачты. Әңгәмәдәшебез – Теләче районы Иске Җөри урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы, «Авыл укытучысы – 2023» конкурсында III урынны яулаган Зиннур Зөфәр улы Хөсәенов та, бәйге тәмамлану белән, Төркиядә булып, татар телен һәм чит телләрне белү никадәр мөһим икәнлегенә кабат инанып кайтты. Сүзебезне дә шуңардан башлап җибәрдек. 

 

– Зиннур әфәнде, югары даирәләрдә утыручы кайберәүләр, бүгенге вазгыятьтән чыгып, инглиз һәм кайбер башка чит телләрне өйрәнүне туктату кирәк дигән фикер белдерәләр. Аларның моңа үз аңлатмалары бар, Сезнеңчә ничек?


– Үзеңнең ирегеңне чиклисең килсә, туган телеңне дә, чит телләрне дә өйрәнмәскә кирәк. «Чит җирләргә барасым юк әле»,– дигәннәргә, бәлки, ул чынлап та кирәкмәстер. Әмма яңалыкка омтылган яшьләр, хәтта шәһәрнекеләр генә түгел, авылныкылар да мондый сүзне әйтмәс. Белгәнебезчә, инглиз теле – халыкара аралашу теле. Фән юлыннан китәргә теләүчеләргә киләчәктә үсеш өчен кирәк булган тел дә әле ул. Моның әһәмиятен балалар аңына мин яшь чактан ук сеңдерергә тырышам, мисаллар белән аңлатам.


«Мәгариф» журналы үткәргән «Авыл укытучысы» бәйгесе тәмамлану белән, Төркиягә ял итәргә киттем. «Тел белгән – ил гизгән» диләр бит. Төрек кардәшләр белән татар телендә, башка илләрдән килүчеләр белән инглиз телендә рәхәтләнеп аралаштык. Кайда, кем белән генә күрешсәм дә, нәрсә хакында гына сөйләшсәк тә, бер тел икенчесе белән җиңел генә үрелеп китә иде. Сәяхәттә йөргәндә, күп телләр белүнең мөһим икәнлегенә янә ышанып кайттым. 


 – Чит телләр белән кызыксынуыгыз кайчан башланды һәм моны укучыларга «йоктырып» буламы?


 – Минем киләчәк һөнәрем бала чакта ук билгеләнгән иде дисәм, бер дә арттыру булмас. Саба районы Мамалай башлангыч мәктәбен тәмамлап, 5 нче сыйныфта Түбән Шытсу урта мәктәбендә укый башлагач, инглиз теле укытучысы Елена Василий кызы Хәсәнова минем өчен үрнәк тә, остаз да булды. Ул дәресләрне һәрвакыт кызыклы итеп үткәрә иде. Анда бергәләп шигырьләр өйрәндек, инглизчә җырлар җырладык, сәхнә теленә өйрәндек. Лондонның истәлекле урыннары тасвирланган рәсемнәрне дә кызыксынып карый торган идек. Англия миңа искиткеч ил булып тоелды, миндә анда барып кайту теләге уянды. Инглиз телен зур тырышлык белән өйрәндем. Шул вакытта ук, Елена апа кебек укытучы булсам, балаларга бу телгә карата ничек итеп мәхәббәт тәрбияләрмен икән, дип уйлый идем.


Остазымның күп кенә сыйфатларын үземә кабул иттем. Укучыларыма инглиз телен өйрәткәндә дә мин аны үзләштерүнең җиңел, үтемле юлларын тәкъдим итәм. Барлык балалар да телләрне бер дәрәҗәдә өйрәнә алмавын да чамалыйм. Ул кешенең табигый сәләтеннән һәм тырышлыгыннан тора. Чит телләрне өйрәнгәндә, аеруча сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеш траекториясен билгеләү механизмы бар. Авыл мәктәбендә укучы санаулы гына балалар арасыннан без иң сәләтлеләрен эзлибез һәм алар белән аерым шөгыльләнәбез, бәйгеләргә әзерлибез. Андый балалар бик кызыксынучан була, күп сораулар бирәләр, барысы турында да җентекләп белергә телиләр һәм өстәмә мәгълүмат чыганакларын сорыйлар. Башка укучылар белән чагыштырып караганда, үз белемнәрен практикада мөстәкыйль куллана алалар. Мондый укучылар белән безгә эшләргә җиңел дә, шул ук вакытта җаваплылыгы да зур, алар үзләренә карата аерым игътибар сорый. Телне тизрәк өйрәнү өчен укытучының яңадан-яңа алымнар куллануын көтәләр.


 – Сез ул яңалыкны нинди юллар белән табасыз соң?


 – Заман укытучысы беркайчан да үз белемнәрен күтәрүдән туктарга тиеш түгел. Шуны максат итеп, мин инде төрле курсларда, форумнарда, вебинарларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә докладлар белән чыгыш ясыйм. Һөнәри конкурсларда катнашудан да тукталып тормыйм. Ел саен төрле җыентыкларда мәкаләләрем басылып чыга.


Укучыларымның уңышларына килгәндә, шуны әйтә алам: алар инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында берничә ел рәттән җиңүчеләр һәм призёрлар рәтенә керделәр. Хәзерге вакытта 11 нче сыйныфта белем алучы Гөлфия Мортазина инглиз теленнән «Олимпка юл» дип аталучы республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабында 2020, 2022 һәм 2023 елларда призёр булды. Бу кызыбыз быел да, ноябрь аенда булган район этабында җиңү яулап, олимпиаданың 2024 елның гыйнвар аенда Казанда үтәчәк йомгаклау этабында катнашу хокукын алды. Мәрьям Фәсхиева 7 нче сыйныфлар арасында җиңү яулады. Шулай итеп, ике укучым район данын Казан шәһәрендә яклаячак. 


 Укучыларым күп кенә республикакүләм, Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрендә җиңүчеләр булдылар. Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан уздырылучы Каюм Насыйри исемендәге XVIII Халыкара яшьләр фәнни-тикшеренү конференциясендә Исламия Фәрхуллина I дәрәҗә дипломга, Казан (Идел буе) федераль университеты укучылар, студентлар һәм педагоглар арасында үткәрә торган «Эзләнүләр аша камиллеккә» дип аталган Габделхак Каюмов исемендәге IV Республика фәнни-тикшеренү укуларында Нурзилә Зарипова I дәрәҗә дипломга ия булды. Быелның апрель аенда Дилбәр Фәттахова Шәдке урта мәктәбендә узган IV Республика фәнни-тикшеренү һәм проект эшләре конференциясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Укучыларым, шулай ук республикакүләм шигырь сөйләүчеләр ярышларында катнашып, җиңүчеләр һәм призёрлар рәтенә керделәр. Дилбәр Фәттахова һәм Нурзилә Зарипова – «Яхшылык чикләре» дип аталган республика әдәби иҗат конкурсының I дәрәҗә лауреатлары. Әлеге бәйгедә тагын 3 укучым призлы урыннар алды. Ел саен Гөлфия Мортазина, Уильям Шекспир иҗатына багышлап Яшел Үзән шәһәрендә үткәрелүче, «Мәңгелек тел» – «Eternal language» дип аталган республикакүләм лингвистик форумы җиңүчесе һәм призёрлары рәтенә керә. 


 Укучыларым, бердәм имтихан тапшырганда, инглиз телен дә сайлыйлар, 2020 елда 11 нче сыйныф укучысы Ләйсән Шәрипова, инглиз теленнән БДИ тапшырып, 93 балл җыйды. 9 нчы сыйныфта укыганда, мәктәпнең якты «йолдызы» булган Гөлфия Мортазина имтиханны «5»кә бирде. Инде киләсе елда да ул, имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзе теләгән уку йортына керсен дигән теләктә торам. 


 – Өлкән яшьтә дә чит телләрне өйрәнеп буламы һәм ничек?


– Чит телне теләсә кайсы яшьтә өйрәнергә мөмкин дип саныйм. Бердәнбер киртә: яшь олырак булган саен, озаграк вакыт китә. Теләк булу гына кирәк. Өстәвенә өлкәннәр тыңлаучан, кызыксынучан, тырышучан. Балалар һәм олыларны төрлечә өйрәтергә кирәк, минемчә. Иң мөһиме – чит телләрне өйрәнү өчен үзеңдә мотивация табу. Минем укыту тәҗрибәмдә андый мисал булды. Ул кеше: «Чит илгә ял итәргә барам, миңа инглиз теле кирәк була», – дип укуга кереп чумды. Аңа 60 яшьләр чамасы иде. 


4 ай дәвамында атнага бер тапкыр авылдан Казанга кадәр барып, 2–3 сәгать репетиторлык дәресләре биреп кайта торган идем. Уку үзенә хәйран гына авыр бирелсә дә бирешмәде. Гаиләсе белән чит илгә ял итәргә барган вакытта, тәрҗемәче кирәк булачак дип, мине дә үзләре белән барырга дәштеләр. Башлангыч чорда бу шәкертемнең алган белемен тормышта куллана белүе сизелә иде. Бу – гаҗәп түгел. Моны хәзерге заман укучыларының төп проблемасы дип әйтер идем. Ул кешене инглиз теленә өйрәткән вакытта, мин КФУның инглиз теле факультеты деканы Венера Нәфыйк кызы Хисамова редакциясендәге җыентыкны файдаландым. Анда һәр тема җиңел, аңлаешлы һәм кызыклы итеп бирелгән. 


 Гомумән алганда, өлкәннәрдә инглиз теле дәресләре интенсив рәвештә үтәргә тиеш, әмма буталчыклык килеп чыкмасын өчен, бер билгеле теманы алып, аны «укучы» аңлаганчы алып барырга кирәк. Өлкән кешегә уку процессы кызыклы булырга тиеш. Өстәвенә беренче дәрестән үк «укучылар» куркып калмасыннар өчен, аларны төрле укыту ресурслары һәм методикалар белән тутырырга ярамый. Яңа ресурсларны әкренләп кенә өстәргә кирәк, минемчә. Мәсәлән, балалар өчен комикс төзү, табышмак уйлап табу, кроссворд, ребуслар чишү, иншалар язу һәм тәрҗемә ярышлары үткәрү кызыклы. Моны өлкәннәр өчен дә кулланырга була.


– Соңгы вакытта чит телне генә түгел, хәтта туган телне укытуда да авырлыклар күп. Хәзерге заман шартларында телне ничек саклап калырга мөмкин, яшь буынга аның мөһимлеген ничек аңлатырга?


– Минем уйлавымча, иң беренче чиратта, урыннардагы җитәкчеләрнең татар теле проблемасына битараф булмавы кирәктер. Соңгы елларда татар теле бик нык кысрыкланды: туган тел дәресләрен киметү дисеңме, барлык төр документлар да рус телендә булырга тиеш дигән карарлар дисеңме – болар бар да татар теленә кырын сукты. 


 Телне саклауда гаиләнең дә роле бик зур. Әгәр дә әти-әнисе баласы белән гел туган телдә генә аралаша икән, бу бик яхшы. Тормышта кеше нинди генә югары-
лыкларга күтәрелмәсен, ул, нигездә, бала чакта гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. «Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дип, бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин юкка гына әйтмәгән. Шулай ук Интернетта, социаль челтәрләрдә татар мохитен булдырырга кирәк дигән фикердә мин. Хәзерге вакытта яшьләрнең күпчелек вакыты Интернетта үткәнен исәпкә алсак, бу бик перспектив ысул булыр иде дип уйлыйм. 


Туган телгә гаиләдә тудырылган мәхәббәтне мәктәп эстафета итеп кабул итә. Ләкин соңгы вакытта аның беренче буыны да, икенчесе дә аксый. Газета битләрендә чыккан статистиканы укып, татар теленнән БДИ биргән укучыларның саны елдан-ел кими баруын күргәннән соң, күңелгә шом төшә. Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханы биргән укучыга укырга кергәндә, һич югы, үзебезнең республика вузларына кергәндә өстенлекләр бирә торган берәр кызыксындыру чарасы уйлап табарга буладыр. 


– Ә менә сезнең Иске Җөри мәктәбендә татар теленә мөнәсәбәтнең чагылышы нинди?


 – 2014 елдан безнең мәктәп милли үзәк булып тора. Биредә балаларны кече яшьтән үк милли мохиттә, милли рухта тәрбияләү һәм туган телдә белем бирү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бездә үз фәннәрен тирән белүче, дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрүдә заманча технологияләрдән оста файдаланучы педагоглар эшли. Халык педагогикасын, гореф-гадәтләрен, йолаларын кулланып үткәрелгән кичәләр, бәйрәмнәр укучыларның милли үзаңын үстерә, җиңүләргә этәрә. Район күләмендә соңгы елларда үткәрелгән «Татар егете һәм татар кызы» бәйгесенең җиңүчеләре безнең мәктәп укучылары булу да – шуның нәтиҗәсе. Республика, төбәкара, халыкара күләмдә оештырыла торган төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда безнекеләрнең төрле дәрәҗәдәге уңышларга ирешүләре– укучыларның һәм укытучыларның уртак җимеше.


Мәктәбебез республика күләмендә уздырылган «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә белем бирүнең яхшы гамәли нәтиҗәләре» грантына бәйгедә җиңеп – 1 000 000 сумлык, «Татарстан Республикасы муниципаль бюджетгомуми белем бирү оешмаларында туган телдә белем бирүнең иң яхшы практикасы» грантына уздырылган бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы егерме мәктәп исемлегенә кереп 500 000 сумлык сертификатка ия булды. 


 Моңа үземнең быел «Авыл укытучысы» бәйгесендә җиңү яулап кайтуымны да әйтер идем. Бу чын мәгънәсендә авыл укытучыларының абруен күтәрүгә юнәлдерелгән конкурс иде. Аны оештыручыларга һәм бәйгедә үземә ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм. 


Инсаф ГАЛӘВЕТДИНОВ
Альберт САБИР
фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ