Логотип Магариф уку
Цитата:

ФИРҮЗӘ ВӘЛИУЛЛИНА: «ГИМНАЗИЯБЕЗ ГЛОБАЛЬ ПРОЕКТЛАР БЕЛӘН ЯШИ»

Соңгы ике-өч елда Әлмәттә өр-яңа «Адымнар» гимназиясе, Инженерлар лицее ачылды, ә быел капиталь ремонттан соң берьюлы ике яңартылган мәгариф учреждениесе үзенең ишекләрен ачты.

Халык әйтмешли, барысы да «Амин» дигән сәгатькә туры килде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республика халыклары телләрен үстерү комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов инициативасы һәм «Татнефть» АҖ җитәкчелеге, Әлмәт администрациясе тырышлыгы белән чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә Әлмәтнең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татарча белем бирүче 1 нче гимназиясе яңартылды.

Ул Россия халыкларының милли үзаңы үсеш кичергән чорда –1991 елда ачылган иде, һәм аңа Әлмәт районының Кичүчат авылында дөньяга килгән бөек мәгърифәтче һәм тарихчының исеме бирелде. Гимназия кунакларын әлеге мәшһүр галим-энциклопедияченең сүзләре каршы ала: «Гыйлем алу – 
эшләрнең иң олысы hәм теләкләрнең иң газизе». 

– Фирүзә Җәвитовна, мин сезнең гимназиядә соңгы тапкыр моннан биш ел элек булган идем. Бүген шуның кадәр гаҗәпләндем һәм сокланып туймыйм – гимназиягез ремонттан соң бик нык үзгәргән. Моңа кадәр без Әлмәттә Инженерлар лицее, «Адымнар» гимназиясе директорлары һәм педагоглары белән очрашкан идек. «Татнефть» АҖнең акчалата ярдәме һәм булышлыгы нәтиҗәсендә сезнең шәһәрдәге белем бирү йортларында укыту-тәрбия шартлары бик югары дәрәҗәдә. Әлмәт үзе дә нык үзгәргән. Бу үзгәрешләр ничек һәм нәрсәдән башланды?


– Гимназияне яңарту һәм реконструкцияләү проектын әзерләү 2018 елда башланды. Без әти-әниләр, җәмәгатьчелек, педагогик коллектив белән фикер алышып, тыгыз эшләдек. Алар, үзебезнең милли мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерүнең яңа юлларын барлап, үзләренең бөтен теләкләрен җиткерделәр. Бөтенесе дә, күзләрне иркәләрлек, матур төсләр, милли бизәкләр кулланып, бинаны заманчалаштырырга теләде. 


Узган елның җәендә мәгариф учреждениеләре, «Татнефть» АҖ җитәкчеләре, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән берлектә, Иҗтимагый совет утырышы уздырылды. Менә шундый абруйлы советта гимназияне капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү проекты кабул ителде. 


Безгә барлык иҗтимагый мәйданнарны саклап калу мөһим иде, чөнки гимназия үзенең күптөрле тәрбия чараларын эченә алган традицияләре белән дан тота. Укучылар фәнни эшчәнлек алып бара, сынлы сәнгать һәм декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнә. Музыкаль тәнәфесләрдә бөтен мәктәп бии. Ремонт барышында малайлар һәм кызлар технология дәресләрендә аерым-аерым шөгыльләнсен өчен, өстәмә урын бүлеп бирелде. Мәдәният музыка, бию, театр аша үсә. Шуны искә алып, зур хореография залы булдырдык, аны җылыттык, диварлар өчен ятышлы төсләр сайлап, хореография өчен станок урнаштырдык. Бию – аерым бер кешеләрнең генә мавыгуы түгел, ул балаларның сәламәтлеген ныгыту мөмкинлеге дә. Актлар залыбыз бик зур, анда укучыларыбыз спектакльләр куя һәм сәнгатьнең башка төрләре белән шөгыльләнә ала. Хәтта зур театр залларындагы кебек уңайлы мохит тудыру өчен, тәрәзәләрне каплауны да күздә тоттык. Реконструкция барышында тавыш яңгырамасын өчен, махсус материаллар кулланылды.


– Хәзер мөмкинлекләр бик зур, иң мөһиме– вакытында финанслау. 


– 2022 елның көзендә, федераль «Мәгариф» һәм «Демография» милли программалары кысаларында капремонт программасына керүебез билгеле булгач, гимназиягә 135 млн сум акча күчерделәр. Ул бары сыйныф бүлмәләрен ремонтлауга гына җитте. Рекреацияләр, спортзал һәм актлар залы, бассейн үзгәрешсез калды. Июнь башында «Татнефть» компаниясе проектта каралган башка эшләрне башкарып чыгу өчен 320 млн сум акча бүлеп бирде. Төзелеш эшләре февральдә башланды, шуңа күрә без ике сменалы укытуга күчтек – укучыларның берсе дә, вакытлыча гына булса да, башка мәктәптә укып торырга теләмәде. Әти-әниләр дә, балалары кебек үк, күршеләргә күченеп торуны авыр кичерделәр. Без башлангыч мәктәпнең бер өлешен һәм чыгарылыш сыйныфларны беренче сменада укытырга тырыштык, калганнар көннең икенче яртысында укыды. Тәвәккәлләп тотындык һәм уку елын тәмамлап та чыктык, укыту программасы тулысынча үтәлде. Ремонт эшләре җәен дәвам итте һәм яңа уку елы башлануга уңышлы тәмамланды.

 
– Гәрчә укучылар бары тик көннең беренче яртысында гына укырга тиешләр дип күп тапкырлар әйтелсә дә, кызганыч, безнең Казанда әлегәчә ике сменалы укыту сакланып килә. Уку елы башлангач, яңа шартларда укыту ни рәвешле дәвам итте? 


– 1 сентябрьдән безнең бөтен балалар да беренче сменада укый, һәм барысының да үз сыйныф бүлмәләре бар. Штат тулысынча комплектлаштырылган – мәктәптә 75 укытучы белем бирә. Аерым предметлар, расланган программа буенча сайлап алып, татар телендә укытыла. Төгәлрәк әйтсәк, әйләнә-тирә мохит (башлангыч мәктәптә), биология, география, музыка, рәсем дәресләре татар телендә алып барыла. Федераль планда туган телдә белем бирүче мәктәпләргә каралганча, татар теле – өч сәгать һәм татар әдәбияты ике сәгать укытыла.


– 2017 елдагы үзгәрешләр аркасында телне сайлау хокукы ата-аналарга бирелде. Тәҗрибәдән күренгәнчә, татар телен белү, башка телләр кебек үк, уку программасын үзләштерүгә комачауламый. Мисалга Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясен китерергә мөмкин. Мәктәпнең элеккеге директоры, Татарстанның халык, республиканың атказанган укытучысы Хәмидуллина Камәрия Зиннур кызы җитәкчелек иткән вакытта бер уку елында берьюлы берничә чыгарылыш укучысы йөзәр балл җыя алды. Хәтта бер укучының эше 399 балл белән бәяләнде. Сездә хәлләр ничек?


– Быел безнең гимназиягә 140 беренче сыйныф укучысы килде. Бу – безгә беркетелгән һәм беркетелмәгән территориядә яшәүче балалар. Укучылар һәм аларның әти-әниләре бездә белемнең ике телдә, ә туган тел дәресенең татар телендә алып барылуын беләләр. Узган уку елында Ибраһимова Азалия исемле кызыбыз әдәбият буенча 100 балл җыйган иде. Ә чыгарылыш укучыбыз Ибраһимов Булат – бүгенге көндә Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының гамәли физика факультеты студенты. Ул максатчан рәвештә ныклап физика белән шөгыльләнде һәм имтиханнарын 90 һәм аннан да югарырак баллга тапшырды. Әлеге уңышлары аңа бюджет урынына керергә мөмкинлек бирде. Бу – Булатның үзе, педагоглар һәм, гомумән, мәктәпнең казанышы, дияр идем. Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм йомгаклау этапларында да безнең гимназия укучылары, җиде призлы урын алып, Әлмәт районына дан китерде. Укучыбыз Радмир Зарипов технология буенча олимпиаданың йомгаклау этабында призлы урын алды һәм Татарстан җыелма командасы әгъзасы булып тора. Ул – технология буенча Казанда узган Бөтенроссия олимпиадасы призёры.


– Без бүген бөтен гимназия бинасын әйләнеп чыктык. Миңа аеруча биология сыйныфы аша турыдан-туры керү мөмкинлеге булган биолабораторияләр ошады. Элек мондый кабинетлар турында без хыяллана да алмый идек.


– 2020 елда «Татнефть» компаниясе, экология буенча яңа зур проектны оештыручы буларак, безгә искиткеч шәп мөмкинлек бирде. Сүз республиканың көньяк-көнчыгыш мәктәпләрендәге биологик лабораторияләр турында бара. Әлеге лабораторияләрнең махсус боксларында үсемлекләр клонлаштырыла. Моның өчен билгеле температура режимы, дымлылык һәм микроклимат булдырыла. Яфраклары һәм үсү формалары төрле булган усак яки бабасыр уты үсемлеге (горечавка) белән шундый тәҗрибәләр үткәрелә инде. Уңдырышлылыгы көчәйтелгән туфракта ике-өч атна эчендә кәлшәләрнең көчле тамыр системасы барлыкка килә. Аннары укучылар үсемлекләрне җиргә күчереп утырталар. Менә шулай безнең укучылар республикабызда урманнар мәйданын арттыруга юнәлтелгән биологик проектка үз өлешләрен кертәләр. Ассортимент киңәя бара, сирень, каен һәм төрле декоратив үсемлекләрне – роза, канәфер (гвоздика), хризантема чәчәкләрен клонлаштырырга мөмкин. Үсемлекләр генетик яктан чиста һәм Татарстан Республикасы территориясендә үсү өчен яраклы. Быелдан башлап укучылар җиләк-җимеш культуралары– карлыган һәм җир җиләге үстерә башлыйлар. Капиталь төзекләндерүдән соң гимназиябезне карарга килгәч, үз эшебезнең нәтиҗәләрен без Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка да күрсәттек. Ул бик канәгать калды.


Беренче партия үсемлекләрне биолабораториядән мәктәп бакчасына чыгарып утырттык. Киләсе елда беренче уңыш алачакбыз. Республика территориясендә мәктәпләрдә үрчетелгән 100 мең үсенте утыртылган инде. Мондый биолабораторияләр Әлмәттә һәм күрше Азнакай районының Мәлбагыш авылы, Азнакай, Актүбә һәм Шөгер мәктәпләрендә әйбәт кенә эшләп киттеләр. 


– Ничек уйлыйсыз, сезнең гимназия башка гомуми белем бирүче уку йортларыннан тагын нәрсә белән булса да аерылып торамы?


– Безнең гимназиянең үзенчәлеге шунда: ул – заманча инновацион учреждение. Шуны раслап, бер юнәлеш турында аерым сөйләп үтәсе килә. Бу уку елыннан Россиянең барлык мәктәпләрендә дә театр буенча дәресләр кертелде, ә без инде театр белән 30 ел шөгыльләнәбез. Хор белән уку, туристлык һәм туган якны өйрәнү юнәлешләре бездә бик нык үсеш алган. Музеебызда археологик казынулар вакытында табылган экспонатлар, шулай ук укучыларның шул юнәлештәге проект эшчәнлеге нәтиҗәләре белән танышырга була. Безнең гимназия глобаль проектлар белән яши. 


– 17 ноябрьдә «Мәгариф» журналы редакциясе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә, Актаныш районында «Тарих укытучылары форумы»н уздыра. Соңгы елларда унберенче сыйныф укучылары тарих буенча БДИны сирәгрәк тапшыра. Сезнең укучылар тарих фәнен яратамы? Укырга керү өчен нинди югары уку йортларын сайлыйлар?


– Тарихны бездә Сәрвәрова Луиза Дамир кызы, Гарифуллина Розалия Рафаэль кызы, Хәбипова Розалия Зыяфетдин кызы укыта. Ул тарих, Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре һәм җәмгыять белемен үз эченә алган предмет өлкәсен колачлый. 9 нчы сыйныфларда тарих ике сәгатьтән артыграк укытыла. Кызганычка, тарих буенча БДИны бик сирәк тапшыралар. Узган ел бер укучы да бу фән буенча имтихан тапшыру теләген белдермәде. Әмма быел «Халыкара мөнәсәбәтләр», «Журналистика» белгечлекләрен өйрәнергә ниятләгән берничә унберенче сыйныф укучысы тарихны сайлады. Барысы да киләчәк өчен тәгаенләнгән юнәлешкә бәйле.


Егетләр күбрәк инженерлык белгечлекләренә тартыла. Биш чыгарылыш сыйныф укучысы Алабуга, Казан, Чаллыдагы педагогика югары уку йортларын сайлады. Филология факультетлары популяр. Бу безнең гуманитар фәннәрне югары дәрәҗәдә укытуыбыз белән бәйле. Дүрт чыгарылыш укучысы Әлмәт нефть институтына «нефть-газ эше» һәм «хезмәт икътисады» юнәлешләренә бюджетка керде. Һөнәр, белгечлек сайлау мәсьәләсе гаиләдә карала һәм ул укучының киләчәктә Әлмәттә әлеге белгечлек буенча укырга һәм эшләргә теләве белән бәйле. Ел саен февральдә,  югары уку йортларындагы яллар вакытында, гимназиягә элеккеге чыгарылыш укучылары җыела, ә ноябрьдә безгә инде диплом алып, эшкә керешүчеләр килә. 


– Күп кенә мәктәпләр һәм гимназияләр югары уку йортлары укытучылары белән хезмәттәшлек итә. Алар югары сыйныфларда дәресләр дә үткәрәләр. 


– Бездә бу эш даими нигезгә куелган. Югары сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча төрле юллар тәкъдим итәбез: Әлмәт нефть институтына, КАИ-КХТИ филиалына, Политехник техникумга, Әлмәт медицина көллиятенә экскурсияләр оештырабыз. Гимназиягә И. М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, КПФУ укытучылары килә. Бездә шундый күпкырлы хезмәттәшлек алып барыла. Ата-аналарның Казанга сәфәрләр оештыруда зур ярдәм күрсәтүләрен дә билгеләп үтәсем килә.


Бүген шәһәрдә 180 мең кеше яши, ә 2030 елга исәпләнгән Стратегик үсеш планы буенча Әлмәт агломерациясендә яшәүчеләрнең санын 400 меңгә кадәр җиткерү максаты куела. Экологик районнар барлыкка килә. Нефть институты янында иң көчле спорт объектларын үз эченә алган кампус төзелә. Фәнни үзәк булдырылды, хезмәткәрләр өчен тулай торак һәм йортлар төзелде, быел балалар бакчасы ачылды.


Соңгы елларда бик кызыклы күренешкә тап булдык. Уку өчен Мәскәү һәм Санкт-Петербургны сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары, берничә елдан соң гаилә корып, Казанга яки Әлмәткә кайталар. Безнең шәһәрдә хәзер бик уңайлы инфраструктура; яңа мәктәпләр, рестораннар ачыла, һәркемне шаккатырырлык «Әлмәт» иҗтимагый үзәге һәм «Альметрика» интерактив үзәге эшли. «Татнефть» компаниясе, Әлмәт шәһәре җитәкчеләре яңалыкка омтыла, заманча тенденцияләр ресурслар белән тәэмин ителә. Бу исә нефтьчеләр шәһәренә яшьләрне җәлеп итә.

Сөмбел ТАИШЕВА

Фотолар авторныкы һәм гимназия
архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ