Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Шәһәрле-галим» кышкы очрашулар сериясе башлана

Киләсе атнада Казанда «Шәһәрле-галим» лабораториясе чараларының кышкы программасы старт ала...

Киләсе атнада Казанда «Шәһәрле-галим» лабораториясе чараларының кышкы программасы старт ала. ТР башкаласында яшәүчеләр Казансу елгасы һәм шәһәр экологиясе турында кызыклы фактлар белә алачак. 

 

Ул «Савиново» паркы территориясендә чаңгы экскурсиясе белән ачылып китә. Очрашуны биолог, гидролог һәм Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте әгъзасы Антон Бортяков үткәрәчәк. Ул территориянең үзенчәлекләре һәм биологик төрлелеге турында сөйләячәк. Экскурсия 3  гыйнварда  11:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны Гаврилов урамы, 23А. 

 

Шулай ук Казансу буйлап һава мендәре белән суднода экскурсия дә көтелә. Шәһәрнең кышкы пейзажлары белән хозурланырга мөмкин булачак. Тукталышлар вакытында гид Лилия Кәлимуллина урыннарның экологик һәм тарихи үзенчәлекләре турында сөйләячәк. Чара 4  гыйнварга планлаштырылган, 15:00 сәгатьтә башлана. Шәһәрлеләрне булачак «Манзара» паркы территориясендә Берьяклы Гривка урамы, 1в, корп.1 адресы буенча көтәчәкләр.  

 

Моннан тыш, Балыкчы утравында балык тоту буенча мастер-класс та каралган.

Соңыннан балыкчылар вак клиндер белән самавырдан кырлыганлы чәй эчә алачак. Мастер-класс 7  гыйнварда 11:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр узачак. Балыкчы утравы Түбән Заречье дамбасы урамы, 1, Кремль күпере адресы буенча урнашкан.  

 

Шәһәр халкын орнитолог Артур Дегтярев белән дә йөрергә чакыралар. Ул Рус-Алман Швейцариясе территориясе аша узачак. Казанлылар кышкы урман буйлап йөриячәк, аларны кошларны тавышлары һәм төсе буенча танырга өйрәтәчәкләр – уңайлылык өчен бинокль алырга мөмкин. Экскурсия 14  гыйнварга билгеләнгән, 12:00 сәгатьтә башлана. Теләүчеләрне Бари Галиев урамы, 16 адресы буенча көтәчәкләр.  

 

Зур Зәңгәр күлдә урман терапиясенә дә килергә мөмкин. Дәресне медитация практикасы укытучысы Дмитрий Никитин үткәрәчәк. Йөреп кайтканнан соң, Зур Зәңгәр күлдәге экоүзәктә чәй эчү планлаштырыла. Урман терапиясе дәресе 21 гыйнварда 11:00 сәгатьтә башлана. Зур Зәңгәр күл Щербаково бистәсендә, «Кадышево торак массивы» җәмәгать транспорты тукталышы янында урнашкан. Шәһәр халкын Бәллүр шарлавык янындагы экоүзәктә көтәчәкләр.  

 

Яңа ел каникулларыннан соң урманда әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә торган чүп-чар күп кала. Антон Бортяков белән бергә казанлылар тыюлык урманын тәртипкә китерәчәкләр һәм калдыкларны фракцияләр буенча сортларга өйрәнәчәкләр. Өмәдә катнашучыларга бу җәйдә «Шәһәрле-галим» җәйге очрашулар сериясе активистлары шәһәрнең чүлмәк ясау остаханәләренең берсе белән бергә ясаган җимлекләрне бүләк итәчәкләр. Өмә 28  гыйнварга билгеләнгән, башлану вакыты: 12:00 сәгатьтә. Җыелу урыны: Бари Галиев ур., 16.  

Чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк. 

Фәния Лотфуллина

Фото: «Казансуның үсеш стратегиясе»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ