Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп буллингы: җәбер корбаннары

Укучылар, җәйге каникулдан соң сагынышып, өч ай эчендә мулдан җыелган хис-кичерешләрен бер-берсе белән уртаклашырга ашкынып, мәктәп бусагасын атлап керде. Әмма кайберәүләр өчен яңа уку елына аяк басу җәза белән бер – мәктәп аларны янә яшьтәшләренең рәхимсезлеге белән очраштырды. Буллинг... Бу күренеш белем йортлары диварлары эчендә елдан-ел ныграк үсеш ала.

Буллинг бүгенге чынбарлыкның бер өлешенә әверелде. Үсмерләр, яшьләр сөйләмендә бу сүз хәзер еш яңгырый. Чит илдән килеп кергән модалы терминнарның берсе генә түгел ул, соңгы елларда бик борчулы төс алган җитди проблема. Инглизчәдән “куркыту”, “кыерсыту”, “җәберләү” дип тәрҗемә ителә.

Балачак яралары

Мәктәптә уку дәверендә һәр өченче, ә кайберәүләр фикеренчә, һәр икенче бала шушы күренеш белән очраша. “Ак һәм йомшак” булып күренгән балаларның үзләреннән берникадәр аерылган, лаеклы җавап бирә алмаганнарга карата никадәр каты күңелле, мәрхәмәтсез була алуын һәрберебез белә. Элек-электән шулай килә. Бер төркемгә берләшеп, ниндидер балага каршы “бойкот”лар оештыру моннан дистәләгән ел элек тә булган.  Әмма ул чакта моңа әллә ни игътибар бирүче генә юк иде. Бүген исә балачакта мондый кыерсытуларга дучар булган меңләгән олылар үз яраларын психологларда дәваларга мәҗбүр. Үз-үзен өйрәнү һәм заманында үзе белән булган хәлләргә бәя бирү өчен үзләре психологиягә килүчеләр дә бар.

Психолог Сабирә Кадыйрова буллинг турында ишетеп кенә түгел, үз күңеле аша үткәреп белә. Мәктәптә укыган чорда аңа берничә тапкыр әлеге күренешнең үзәгендә булырга туры килгән. Сыйныфташларының үзенә карата мөнәсәбәтен ул буллингның йомшак формасы дип саный, кайберәүләргә, аның сүзләренчә, ныграк эләгә.

-        Үземә карата алай ук көчле басымны тойдым дип әйтә алмыйм. Әмма кечкенә бала психикасында бу очраклар да бик нык тәэсир калдырды. Әйтик, беренче сыйныфта бәдрәфкә сорап чыкканда, бөтен классның миннән көлүен әле дә хәтерлим. Соңрак инде коллективка кереп киттем генә дигәндә, миңа күзлек кияргә туры килде. Яхшы укуыма күзлекнең дә өстәлүе сыйныфташларыма җитә калды, мине “ботан” дип үрти башладылар. Әллә ни авыр сүз дә түгел кебек, әгәр дә үз-үземне бәяләү түбән булмаса, бу кушамат алай ук яраламас та иде. Әмма ул чакта минем тарафтан бу бик авыр кабул ителде, хәтта күзлек киюдән баш та тарттым. Бу күренешләр аркасында мин үз-үземә йомыла, үз көчләремдә шикләнә башладым, - дип искә төшерә Сабирә.

Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, кызның гаиләсе Үзбәкстаннан Татарстанга күченә. Яңа мәктәп һәм янә классташларының каршылыгы. Күпме генә араларына керергә омтылса да, ул “ак карга” булып кала, тупланган коллектив тарафыннан читләштерелә. Унынчы сыйныфта классларны берләштереп, яңа коллектив туплангач кына, аның мәктәп тормышы җайлашып китә.

Көндәлеккә сөйлә

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Сабирә Кадыйрова Казан федераль университетының Психология һәм белем бирү институтына укырга керә. Бу аңа үз-үзен өйрәнергә һәм яңа яктан ачарга булыша. Бүген ул психологик ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә үзе булыша.

Буллинг белән очрашкан балаларга Сабирә берничә киңәш тә бирә:

1.      Конфликтны хәл итүдә ярдәм сорап, сыйныф җитәкчесенә мөрәҗәгать итегез. Кемнедер гаепләү түгел, ә үз кичерешләрең белән уртаклашу мөһим.

2.      Буллинг очрагында командалы эш кирәк. Әгәр дә сыйныф җитәкчесе ярдәм итә алмый икән, әти-әнигә мөрәҗәгать итегез. Ата-ананың ярдәме тими икән, мәктәп психологы ярдәмгә килә ала. Мәктәп психологы – сыйныф җитәкчесе – ата-ана челтәре булдырылса, аеруча яхшы.

3.      Еш кына буллингка үз-үзен бәяләве түбән булган һәм яшьтәшләренең хисләрен аңламаган балалар дучар була. Мин аларга үз хисләре белән көндәлеккә язып булса да уртаклашырга киңәш итәр идем. Бу бала психикасына төшкән йөкне җиңеләйтергә мөмкинлек бирә.

4.      Үз хисләрең турында сөйләү оят була алмый, үз-үзеңне түбәнсетелгән итеп хис итү дөрес түгел икәнен аңларга кирәк. Шуңа күрә моның белән бүлешегез һәм коллективтагы формаль һәм формаль булмаган лидерлардан ярдәм сорагыз.

Казанның 182нче лицее психологы, нейропсихолог Гүзәл Шәйхетдинова сүзләренчә, буллингка дучар булганнарның һәрчак эмоциональ проблемалары күзәтелә. Еш кына кимсетүләргә үзбәяләве түбән булган, өйдә аңлау һәм хуплау күрмәгән малайлар һәм кызлар дучар була. Бала проблема белән берүзе генә калмасын өчен, әти-әниләргә нарасыйлары белән күбрәк вакыт уздырырга, аларны тәнкыйтьләмәскә киңәш итә ул.

  • Ярату һәм аңлау мохитендә үскән балаларның яшьтәшләре белән аралашуда кыенлыклары да кимрәк була. Ябылу, апатия, мәктәпкә барырга теләмәү сагайтырга тиеш. Гомумән, буллинг темасы – бик катлаулы, һәр очрак индивидуаль карашны һәм кичекмәстән чаралар күрүне таләп итә, дип кисәтә ул.

Үчле буллинг корбаннары

Кызганычка, мәктәпне тәмамлаганнан соң да, үзләренә карата булган җәберләүләрне оныта алмыйча, йөрәгендә нәфрәт хисләрен үстерүчеләр дә бар. Уку йортларына корал тотып килеп, бер гаепсез балаларның һәм укытучыларның канын койган әллә ничә очрак булды. Россиядә шундый беренче котычкыч хәл 2014 елда шаулады һәм күпсанлы куркынычсызлык чаралары күрелсә дә, әледән-әле кабатланып тора. Иң соңгысы әле узган ел ахырында гына Брянск шәһәрендә булды. Гимназиядәге атыш нәтиҗәсендә 5 бала яраланган иде. 2се гомере белән хушлашты, шуның берсе – хөҗүм итүче – 8 сыйныф укучысы, кыз бала, җитмәсә. Уйлап кына карагыз, коралга инде балалар да алына башлады.

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец cүзләренчә, буллинг очрагында җәберләнүче генә түгел, җәберләүче дә психик яктан җәрәхәт ала. Буллинг белән шөгыльләнгән балаларның үз-үзен дөрес тоту, дөрес мөнәсәбәтләр турындагы карашлары бозыла. Берникадәр вакыт узганнан соң җәберләүченең үзе дә корбанга әверелгән очраклар аз түгел, ди ул.

  • Елданел мәктәп буллингы белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны арта бара. Болар хакында дәшмичә калырга ярамый, сөйләргә кирәк. Әгәр дә мәктәп администрациясе – директор, тәрбия эшләре буенча урынбасар бу мәсьәләне идән астына яшерергә тырыша икән, район мәгариф идарәсенә, мәгариф һәм фән министрлыгына, тикшерү комитетына, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта бар ысуллар да кулай. Без дә мондый конфликтларны хәл итәргә булышабыз,  кирәкле инстанцияләргә юллыйбыз. Мәктәп медиациясе турында да онытмыйк – бу  уңышлы нәтиҗәләр биргән технология. Медиаторлар кушылганнан соң вазыять җайлашкан очраклар күп. Әмма кайчак мәктәпне алмаштыру киңәш ителгән катлаулы ситуацияләр дә була, ди Ирина Волынец.

Өлкәннәрнең тискәре үрнәге

Бүгенге мәгълүмати технологияләр үсеш алган чорда тормышыбызга киберҗәберләү кебек күренеш тә килеп керде. Интернетта мыскыл итү, кешене хурлый торган мәгълүмат, фотографияләр, видеолар урнаштыру, куркыту очраклары арта.  Соңгы вакытларда бу афәт укучыларның ата-аналарына да кагыла башлады. Мәктәп чатларында бер-берсен бөтенләй белмәгән кешеләр арасында зур низаглар куба, шәхескә кагылган мыскыллаулар башлана. Һәр кеше үз фикерен өстен куеп, башкасын кабул итмәү бүгенге заманның төп фаҗигасе. Шәхси проблемалары аркасында бар дөньясына ачуны чит-ят кеше өстенә аудару гадәти күренешкә әверелде. Олылар арасында шундый вазгыять булганда, балалар да аларның үз-үзен тотышын кабатлый, билгеле.

Ирина Волынец бер-береңне аңларга тырышырга, бер-береңә юл куярга, аралашуда конструктивлыкка омтылырга киңәш бирә. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайтында Россиянең Мәгърифәт министрлыгы тарафыннан киңәш ителгән ата-аналар, укытучылар һәм балалар   өчен методик ярдәмлекләр урнаштырылган. Буллинг корбаны яки мондый күренешнең шаһиты булганда үз-үзеңне ничек тотарга дигән сорауга җавапларны шуннан табарга мөмкин.

Гүзәл Камалова

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ