Логотип Магариф уку
Цитата:

Сайлау – сездән, Лада Веста бездән

Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көне якынлашкан саен, халык бу чарага ныграк тартыла бара. Сәбәбе дә бар: моңарчы сайлауда катнашкан бер генә кешегә дә машина бүләк иткәннәре булмады.

Быел берьюлы 3 Лада Веста машинасын отарга була. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгында журналистлар белән очрашу вакытында хәбәр итте.

Сайлау көннәре 15 – 17 март көннәрендә булганлыктан һәр көнне бер машина уйнатылачак. Әлеге чарада катнашучыдан бары тик сайлау участогында гаиләсе белән барып, анда беләзек тотып төшкән бик тә үзенчәлекле фотоны социаль челтәргә урнаштыру да җитә. Баштагы көннәрдә тавыш биргән ике җиңүченең исеме алдан билгесе булачак. 17 мартта тавыш биреп, фотоларын социаль челтәргә урнаштырган гаиләләрдән берсен 20.10 минутта Татарстан Яңа гасыр каналында туры эфирда уйнату юлы белән сайлап алачаклар. Җиңүчеләргә машина ачкычларын миллионлаган тамашачы алдында тапшырачаклар.  

Гаилә елы икәнне искә алып ТНВ каналы бу көнне 12 сәгать дәвамында республикабыздагы иң күркәм гаиләләр, төрле һөнәр ияләре белән таныштырачак, ул җырлы-биюле тамашалар, уеннар белән үрелеп барачак. ТНВ студиясенә эләкмәгән яшьләр дә моңаеп утырмаслар, 50 мең урынлы «Ак Барс Арена»  сайлауларда катнашкан  барча кешене бу көнне үз мәйданына концерт-тамашага чакыра. Керү – сайлаучы  беләзекләре белән, ягъни бушлай. Бу беләзекләр 3 көн дәвамында  шәһәр транспортында бушлай йөрү хокукын да бирә әле. 

Сайлауларда катнашкан өлкән яшьтәгеләр дә бу көннәрдә бүләксез калмас, һәр сайлау участогында ташламалы бәяләрдән көнкүреш һәм азык-төлек белән сату оештырала. Табиблар исә бирегә килгән кешеләргә үз киңәшләрен һәм ярдәмнәрен күрсәтергә әзерләнә. 

Бу көнне машина откан кешеләргә дә табиб ярдәме кирәк булуы ихтимал: «Күктән төшкән бәхетне кечкенә йөрәккә ничек сыйдырыр алар», – дип әйтүчеләр бар. 

 Альберт САБИР 
 Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ