Логотип Магариф уку
Цитата:

Убыр

Татар фольклорында, бигрәк тә әкиятләрдә Убыр образы еш кулланыла. Убыр – ияләшкән кешесенең үзендә була торган мифик җан иясе. Ул, башлыча, хатын-кызга ияләшә икән. Убыр ияләшкән кешегә «убырлы» диләр.

Комсыз җен

Әби-бабайлардан ишеткәнегез бардыр: убырлы кеше баш түбәсеннән билгеле. Андыйларның башында кечкенә генә бер чокыр сыман урыны сиземләнә. Аны күрүчеләр еш кына: «Түбәсе тишек, бу убырлы икән», – дия торган булган.

Мәгърифәтче Каюм Насыйри да үз хезмәтләрендә Убырга аерым игътибар биреп узган. Ул Убырны «комсыз җен» дип атаган. «Убыр украинча «упырь», чувашча «вобур». Берүзе генә яшәп, аерым эш итә алса да, һәрвакытта берәр кешенең эчендә тора. Андый кешене «убырлы кеше» дип йөртәләр. Әкиятләрдә мин «Убырлы карчык» дигәнне дә очратканым бар. Русларның домовойлары шикелле, Убыр татарларны буа һәм көндез күзләренә дә күренә ала. Әкиятләргә караганда, Убырлы карчык аулак җирләрдә, татарлар гомер сөргән урыннардан еракта яши. Андый урыннарга татарлар берәр җиргә барганда адашып кына килеп чыга алалар. Убырлы карчыклар өйләрендә яши, ләкин өйләре рус әкиятләрендәгечә тавык тәпиле түгел. Хәер, кайбер вакытта татарлар, берәр югалган нәрсәләрнең кайда икәнен белешү өчен, Убырлы карчыкларны үзләре махсус эзләп табалар».

Убырлы карчык күбесенчә карурмандагы кечкенә өйдә яши. Тирә-як кеше сөякләре белән тулган. Сирәк очракларда авыл яисә шәһәр читендәге йортта да гомер сөрергә мөмкин. «Ай бара, ел бара, бара торгач, караңгы бер урмандагы кечкенә йортны күрә», – диелә әкиятләрдә. Мичендә һәрвакыт күмер янып тора, шул яктылыкны күреп, юлчылар аның кармагына эләгә дә инде.

 

Морҗаны томаларга онытмагыз!

Кеше йокыга киткәч, Убыр аннан аерыла да, уттан ясалган йомгак күк булып, морҗадан чыгып китә, аннан теләсә дуңгыз булып, теләсә кара мәче, кара эт булып аулакта йөри-йөри дә иясенә тагын кайта. Убырның морҗадан чыгып йөрергә яратканын белгән тәҗрибәле кешеләр морҗаны томалап калдырырга кушалар.

Мифларда бәян ителгәннәргә таянып фикер йөртсәк, Убыр ир кешеләрнең исәнлек-саулыгы өчен куркыныч түгел. Ул ир затларыннан үзе шүрли һәм алар күзенә күренмәскә тырыша. Әмма Убыр кешеләргә бик күп явызлыклар кыла. Бигрәк тә хатын-кызларны яратмый икән. Шул ук вакытта әкиятләрдән күренгәнчә, ул яшь кызларны сынарга да яраткан. Аның бу гадәте татар халык әкиятләрендә еш тасвирлана.

Убырның үзенә яманлык кылып булмый, чөнки ул вак чаткыларга бүлгәләнеп юкка чыга. Убыр, эт йә мәче булып, келәт асларындамы, баздамы йөргәнен сизсәң, энә белән күзен кадарга йә булмаса бер-бер җиренә яра салырга кирәк, шул чагында иртә белән шул яра әлеге Убырның иясендә килеп чыга икән. Убыр иясе беленгәч, аның белән берәү дә аралашмый башлый, чөнки Убыр ияләшкән кешеләр бик кансыз һәм угры була. Әлеге явыз көчләр бигрәк тә бәбигә узган хатын-кызлар өчен куркыныч. Дөньяга яңа аваз салган нарасыйларны алмаштырып китәргә яраталар. Шуның өчен дә, бала туганда, бәби табучы хатын-кыз янында ир затыннан якын кешенең булуы хупланган. Ир кеше булса, Убыр якын да килми, куркып кача.

«Убырлы карчык персонажы үзенең үсешендә ике этап кичергән: башта ул, йолага аваздаш рәвештә, кешеләргә ярдәм итүче, бүләк бирүче буларак гәүдәләнсә, соңрак, матриархаль тәртипләр беткәннән соң, явыз итеп сурәтләнә башлаган», – ди фольклорчы галим Ленар Җамалетдинов. Ул татар халык әкиятләрендә еш очраган Убырлы карчык образын ыруглык тарихында, матриархат чорыннан күчеш дәверендә мөһим йола – «балигълык йоласы» белән бәйләп карый. Бу йола үсмер егетләрне, балигълык яшенә җиткәч, олылар рәтенә күчерүдән, аларны һәртөрле сынаулар аша уздырудан гыйбарәт.

 

Имән казык кагып куярга кирәк

К.Насыйри Убырны Албасты кебек явыз рухларга каршы да куя: «Убыр кунакны ашыйм дип куркытса да, ул аның канга хирыслыгыннан булмыйча, бары тик кунакның сәлам бирмәгәннән ачуы чыгудан гына... Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: татарлар эшчән һәм булдыклы кешеләрне «Убыр», ә авыр һәм ялкау кешене «Албасты» дип йөртәләр». Чыннан да, хезмәт сөючән кешеләргә карата: «Җен кебек эшли ул!» – дип әйтү әле хәзер дә халык телендә бар.

Убыр кешеләргә төрле чирләр дә чыгара. Йоклаганда өстеңә менеп утыра, буа. Убыр басты, диләр андый чакта. Тәннең берәр җирен суырса, имсә, шул урынга чуан чыга йә бетчә чыга, бирчәеп кала. Йә имеп куйса, кулсыз, аяксыз да калдыра ала. Кайчагында кешене суырса, ул кеше үз-үзеннән кычкырып җибәрә яисә сөйләнеп йөри башлый. Мондый чакта тирләп кайткан аттан тиз генә камытын салдырырга да кычкыра торган кешенең муенына салырга кирәк. Шул чагында ул кеше аны кем шулай иткәнен әйтеп бирә, имеш.

Шунысы да кызыклы: убырлы кеше үлсә дә, аның явызлыгы бетми. Убыр үзе ияләшкән кеше белән гүренә дә барып керә. Анда ул аны котыртып тора. Убырлы кеше үзенең гүреннән чыга да, йә берәүләрне бозып, йә имләп китә, йә бер-бер әйбер урлап, йә берәр явызлык тидереп китә. Убырлы кешенең гүрендә җир өстеннән авызына җиткән тирән тишек була, убырлы кеше шул тишектән сулыш алып тора. Моннан котылдыру өчен, ат тизәге белән шул тишекне тутырырга, аннан соң өстән имән казык кагып куярга кирәк. Йә булмаса, гүрне казып төшеп, убырлы кешенең аркасына имән казыгы кагып куярга кирәк. Шуннан соң аның явызлыгы беркемгә дә тими башлый икән.

 

ГМ-КИҢӘШ

«Үги кыз», «Гөлчәчәк», «Таңбатыр» дигән татар халык әкиятләрен укырга киңәш итәбез.

Төрле чыганаклардан Мөршидә КЫЯМОВА әзерләде

Михаил Гришаев скульптурасы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ