Логотип Магариф уку
Цитата:

Владимир Жохов системасы

«Беренче сыйныф укучысы бертуктаусыз йөгерергә һәм кычкырырга тиеш», – ди башлангыч сыйныфлар өчен үз укыту системасын булдыручы Владимир Жохов.

Аның фикеренчә, мәктәп укучысының сәламәтлеген яхшыртуга, хәрәкәт активлыгын үстерүгә һәм уенга корылган укыту системасы белемгә омтылышны арттыра һәм… бала берничә еллык уку программасын бер елда үзләштерә. Күпләрдә кызыксыну, шул ук вакытта шикләнү уяткан яңа методика әлегә гадәти белем бирү системасына кертелмәгән. 

Владимир Жохов – Россиянең атказанган укытучысы, 5 нче һәм 6 нчы сыйныфлар өчен математика дәреслекләре, 7–9 нчы сыйныфлар өчен алгебра буенча дидактик материаллар, математикадан белешмә таблицалар, укытучылар һәм укучылар өчен методик ярдәмлекләр һәм укыту-белем бирү системасына караган 70 тән артык публикация авторы.

Владимир Жоховтан әти-әниләргә 10 киңәш:

1. Балагызның кечкенә булуын «онытыгыз». Көченнән килгәнчә, өй эшләре кушыгыз. «Син инде зур малай (яки кыз), савыт-саба һәм идән юуны, тузан сөртүне ышанып тапшыра алабыз», – дип, баланың салпы ягына салам кыстырып, мактап, үсендереп җибәрергә кирәк.
2. Балаларыгыз белән «янәшә» түгел, ә «бергә» булыгыз. Бергәләп фильм карау, уен уйнау яки аны борчыган темалар турында утырып сөйләшү турында сүз бара.
3. Акрынлап баланы бәяләрне чагыштырырга, экономияләргә (мәсәлән, кулына туңдырма алырга дип акча тоттыргач, аның бәясен башка әйбернеке белән чагыштырыгыз), гаилә бюджетының ни дәрәҗәдә булуын аңларга күнектерегез. Гаиләдә акча бетсә, ул турыда бала да белсен. Аны үзегез белән кибеткә азык-төлек һәм кием-салым алырга алып чыгыгыз.
4. Баланы ачуланмагыз, түбәнсетмәгез, бигрәк тә башкалар алдында. Фикерен хөрмәт итегез. Балагыздан кем дә булса зарланса (укытучы яки тәрбияче булган очракта да): «Рәхмәт, без бу турыда өйдә сөйләшербез», – дип җавап бирегез. Шуны истә тотыгыз: ачулану урынына «мин сиңа ышанам», «син булдырасың» дип баланы үсендерү күбрәк нәтиҗә бирәчәк.
5. Проблемалары белән уртаклашырга өйрәтегез. Яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән килеп чыккан четерекле хәлләр турында сөйләшегез. Аның фикере белән чын күңелдән кызыксынуыгызны күрсәтегез. Шул рәвешле сез балада дөрес тормыш позициясе тәрбияли алырсыз. Ситуациягә объектив карарга тырышыгыз: гел үз балагызны гына хаклы дип санамагыз.
6. Бала белән ешрак сөйләшегез. Яхшы сөйләм теле – яхшы уку нигезе. Кино яисә театрга баргансыз икән, анда аңа нәрсә ошавын сөйләсен. Игътибар белән тыңлагыз, сораулар бирегез, бала сезнең кызыксынуыгызны күрсен.
7. Аның һәрбер соравына җавап бирергә тырышыгыз. Шул чакта гына баланың кызыксыну теләге сүнмәячәк. Сорауларга җаваплар эзләгәндә бергәләп белешмә әдәбиятка мөрәҗәгать итегез («Әйдәле, сүзлектән, энциклопедиядән бергәләп карыйк»), балагызны мөстәкыйль рәвештә сүзлекләр белән эшләргә өйрәтегез.
8. Сирәк кенә булса да дөньяга балагыз күзлегеннән чыгып карарга тырышыгыз. Бу – үзара аңлашу өчен этәргеч.
9. Ешрак мактагыз. «Булмый», «Килеп чыкмый» дигән зарларына: «Син аны, һичшиксез, булдырасың, берничә тапкыр кабатларга гына кирәк», – дип тынычландырыгыз.
10. Бала эшен ярты юлда туктатып калдырмасын. Мөнәсәбәтегез тыюларга корылган булмасын. Таләп итәсез икән, һәрвакыт сәбәпләрен аңлатыгыз. Беркайчан да «Шуны эшләмәсәң, телевизор карамыйсың» кебек таләпләр куеп сөйләшмәгез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ