Логотип Магариф уку
Цитата:

«Аңлап уку стратегияләре һәм текст белән эш итү» программасы

Илсөя СӘГЪДИЕВА,Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысыУку культурасын үстерү Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруда өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып...

Илсөя СӘГЪДИЕВА,
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы


Уку культурасын үстерү Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруда өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Төп гомуми белем бирүнең үрнәк программаларында V−IX сыйныфларда барлык предметларны өйрәнү барышында да уку компетенциясе нигезләрен формалаштыру һәм үстерү буенча эш дәвам иттерелергә тиешлеге күрсәтелгән. Үрнәк программаларда уку компетенциясе − чара, ихтыяҗ, инструменталь күнекмә буларак аерып күрсәтелеп, әлеге төшенчәләр түбәндәгечә тасвирлана:


♦ Уку − белем алуны дәвам итү һәм үзлегеңнән белем алу; аңлы рәвештә үзеңнең бүгенгә һәм киләчәккә уку даирәңне билгеләү, буш вакытыңны планлаштыру, хезмәткә һәм социаль эшчәнлеккә әзерлек чарасы.
♦ Уку – дөньяны һәм анда үз-үзеңне танып белү, кеше һәм җәмгыять мө­нәсәбәтләренә җайлашу  ихтыяҗы.
♦ Уку – инструменталь күнекмә. Ул укуның төрләрен һәм типларын үзләштерүне (аңлап уку, рефлексив уку, мөстәкыйль уку һ.б.), уку техникасын, сәнгатьле уку осталыгын, әдәби һәм башка төр текстларда конкрет уку мәсьәләсенә җавап бирерлек уку стратегиясен сайлый белүне үз эченә ала.
V−IX сыйныфларда «Аңлап уку стратегияләре һәм текст белән эш итү» дисциплинаара программасын үзләштерүнең планлаштырыла торган нәтиҗәләре башлангыч мәктәптә ирешелергә тиеш­ле уку компетенциясе дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнә.


«Аңлап уку стратегияләре һәм текст бе­лән эш итү» программасын төзегәндә һәм гамәлгә ашырганда, методик күрсәтмәләр сыйфатында игътибарга алынырга тиешле берничә төп мәсьәләгә тукталып китик.
1. «Аңлап уку стратегияләре һәм текст белән эш итү» дисциплинаара программасы мәктәпнең төп гомуми белем бирү программасында мәҗбүри компонент булып тора.
2. Программа барлык дәресләрдә дә уку текстлары белән эшләүне (уку стратегияләрен үзләштерү, уку техникасын камилләштерү, укуның төрле төрләрен үзләштерү) таләп итә.
3. «Аңлап уку стратегияләре һәм текст белән эш итү» дисциплинаара программасы укуга ихтыяҗ булдыруда, балаларны укуга күнектерүдә системалы-юнәлешле ысулны гамәлгә ашырырга мөмкинлек ача. Ул төп гомуми белем бирүнең төп (базис) программасына кергән түбәндәге структура берәмлекләре:
− төп гомуми белем бирү дәрәҗәсендә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру программасы;
− укучыларның мәгълүмати-коммуникатив технология компетентлылыгын формалаштыру программасы;
− уку-эзләнүле һәм проектлы эшчәнлек программасы;
− аерым уку предметлары, курслары программалары;
− укучыларны тәрбияләү һәм социальләштерү программасы;
− коррекцияле эш программасы интеграциясен исәпкә алып проектлаштырыла.
4. «Аңлап уку стратегияләре һәм текст белән эш итү» программасының төп идеясе, яңа белем нәтиҗәләренә (предмет, метапредмет, шәхси нәтиҗәләргә) ирешү өчен, эчке ресурсларны кулланудан гыйбарәт. Программаны гамәлгә ашырганда, предметара бәйләнеш, өстәмә белем бирү (факультативлар, түгәрәкләр, электив курслар, клублар), иҗади эшчәнлек (дәвамлы проектлар, конкурслар, олимпиадалар, конференцияләр, тематик чаралар), үзлегеңнән белем алу (шәхси вакытыңны планлаштыру, уку даирәсен киңәйтү, мөстәкыйль рәвештә ирекле уку тәҗрибәсе туплау) өстәмә мәгълүмати чыганаклар мөмкинлекләрен исәпкә алырга кирәк.
5. Программаны төзү өчен, төрле белгечләрдән торган эшче төркем булдырыр­га тәкъдим ителә. Аның составына укытучылар, китапханәче, психолог, өстәмә белем бирү педагоглары, тәрбиячеләр, администрация вәкилләре, социаль парт­нерлар, ата-аналар керергә мөмкин.


Программаны төзегәндә, дәвамчанлыкны тәэмин итү максатларында искә алынырга тиешле күрсәткечләр


Тулысынча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ