Логотип Магариф уку
Цитата:

Авазлар әйтелешендәге аермалык (рус балаларына татар теле)

(В хәрефе. Рус балаларына татар теле. II сыйныф)Рәзимә ГӨЛКӘЕВА, Казандагы 174  нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат. Укучыларга [в], [w] авазларының әйтелешендәге аермалыкны аңл...

(В хәрефе. Рус балаларына татар теле. II сыйныф)

Рәзимә ГӨЛКӘЕВА, Казандагы 174  нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат. Укучыларга [в], [w] авазларының әйтелешендәге аермалыкны аңлату, [в] авазының рус телендә генә кулланылуын, әйтелүен аңлату, [w] авазының әйтелешен күнегүләр белән ныгыту, белемнәрне системалаштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, татар теле дәресенә кызыксыну тәрбияләү.


Җиһазлау: техник чаралар, дәреслек, аерым карточкалар.


Дәрес тибы: яңа материал аңлату.


Дәрес барышы.


I. Оештыру.


II. Белемнәрне актуальләштерү.


Укытучының кереш сүзе тыңлана. Укучылар, игътибар белән тыңлагыз. Югалткан әйберең түгел, эзләмичә тапмыйсың. Ул нәрсә? (Табышмак.)


– Әйе. Дәресебезне дә “табышмак әйтеш” уены белән башлыйбыз. Игътибарлы булсагыз, сез аларның җавапларын бик тиз табарсыз.


1. Үзе тук була,


    Елап яшь коя.


    Күчмә кошларны


    Еракка куа. (Көз.)


2. Өй башына утырган, җир йөзен нуры белән тутырган. (Кояш.)


3. Кырлар буш кала,


    Яңгырлар ява.


    Җирләр дымлана,


    Бу кайчак була? (Көз.)


– Укучылар көзнең билгеләрен беләсез икән, бик дөрес җавап бирдегез.


Укучыларның игътибары тактага юнәлтелә.


1 нче слайд.


Г хәрефе


[г] авазы                                                       [гъ ] авазы


гөл                                                                   Гата


көзге                                                               агач


гәүдә                                                              гафу


Гәрәй                                                             карга


сигез                                                             карлыгач


– Укучылар, әйдәгез, бу ике баганадагы сүзләрне чагыштырабыз һәм [г] һәм [гъ] авазларының әйтелешен аңлатабыз. (Г хәрефе ике авазны белдерә. Калын сүзләрдә ул каты укыла: [агъач], [къаргъа], нечкә сүзләрдә ул йомшак укыла: [дөге]. Әгәр дә [ г] авазыннан соң нечкә сузык килсә, ул йомшак укыла, [ гъ ] авазынан соң калын сузыклар булса, ул каты укыла.)


–  Әйе, укучылар, җавабыгыз бик дөрес, рәхмәт.


III. Яңа теманы аңлату.


– Укучылар, без бу дәрестә в хәрефе турында сөйләшербез. В хәрефе дә ике авазны белгертә. Игътибарны тактага юнәлтик.


2 нче слайд.


[в] авазы                                                             [w] авазы


ваза                                                                       [ таwык]


виноград                                                             [Wәсилә]


трамвай                                                                [wакыт].


–  Ә хәзер, укучылар, шушы сүзләрнең аермасын әйтергә тырышабыз.


Рус теленнән кергән сүзләрдә [в] авазы ирен-теш авазы белән рус телендәгечә әйтелә.


Татар телендә в хәрефе ирен-ирен w авазын белдерә.


Калын сүзләрдә [w] авазы [у] авазына якын әйтелә: [аwыл]. Нечкә сүзләрдә ү авазына якын әйтелә: [Wәсимә].


– Укучылар, безнең татар халкының күренекле шагыйре, балалар язучысы Ш.Галиев бик матур шигырьләр язган. Шуларның берсе белән без дә танышып үтик.


3 нче слайд.


Әтисе белән Шәвәли


– Гел-гел, улым, Шәвәли,


Сорау бирәсең нигә?


– Үсеп җиткәч, синең күк


Җавап бирәсем килә.


Шәвәли, җавап сүзләрендә в хәрефе нинди авазны белдерә?


(Ирен-ирен w авазын белдерә).


Физкультминут.


IV. Белемнәрне ныгыту.


Карточкалар белән эш.


Кисмә хәрефләр белән сүзләр төзү, сүзләрдән сүзтезмәләр,  сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү. Са – выт, та – вык, ва – тык, я – ва, җа – вап, Вә – кил, вак.


Тактада яфраклар артына русча сүзләр язылган, укучылар  тәрҗемәсен белеп, дәфтәрләргә язалар.  Ответ, Родина, деревня, звук, посуда, курица.


4 нче слайд.


Җөмләләр бирелә, в хәрефе кергән сүзләрне табып, язарга. Аларны дөрес итеп кабат-кабат укырга кушыла.


Көз җитте. Вакыт-вакыт озаклап вак яңгыр ява. Давыл сыман көчле җил исә. Кайсыбер көннәрдә юеш кар ява.


Укучыларга бәйләнешле сөйләм телен үстерү уңаеннан бирем эшләргә кушыла.


“Тиешле тәртиптә яз” уены.


1. Урманда, ява, яңгыр, яшенле.


2. Һавада, Галия, саф, була, еш.


3. Озак, көттерде, автобус, бик.


4. Вәли, алды, каршы, дустын.


V. Өй эше.


1. 37 биттәге кагыйдәне укырга.


2. В хәрефе кергән ике җөмлә язарга.


VI. Йомгаклау.


Гомумиләштерү әңгәмәсе.


– Укучылар, без бүген нинди тема өйрәндек?


– В хәрефе нинди авазларны белдерә?


– Яңа тема үткәндә, без кайсы  ел фасылын карадык?


– Кайсы шагыйрь иҗатына тукталдык?


Белемнәрне бәяләү.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ