Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү – бердәм бурычыбыз

 Мурзина Дилбәр Дәниф кызы,Актаныш районы Такталачык VIII төрдәге махсус (коррекция) интернат-мәктәбе тәрбиячесеХөрмәтле әти-әниләр!Махсус мәктәптә тәрбияче – төркемнәрдә тәрбия эшен оештыручы һәм уку...

 Мурзина Дилбәр Дәниф кызы,

Актаныш районы Такталачык VIII төрдәге махсус (коррекция) интернат-мәктәбе тәрбиячесе


Хөрмәтле әти-әниләр!


Махсус мәктәптә тәрбияче – төркемнәрдә тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы. Тәрбияченең оештыру эшләре күптөрле һәм бик тә җаваплы. Ул үзенә беркетелгән төркемдә дәресләрдән тыш булган барлык тәрбия эшләре өчен җаваплы. Педагогик тәрбиянең төп максаты  – укучы балаларны һәрьяклап камилләштерүгә, шәхес итеп тәрбияләүгә юнәлтелгән. Моңа һәр укытучы, һәр тәрбияче үзеннән аерым өлеш кертә. Үз эшчәнлегендә һәр үзенчәлекне искә алып, балада укуга кызыксыну уятып һәм тәрбия моментларын да уңышлы файдаланып, тәрбияче укучылар тормышында мөһим урын алып тора. Тәрбия эшен дөрес алып бару – тәрбияче төзегән тәрбия планына нигезләнеп алып бару дигән сүз. Түбән төркемнән югары төркемгә күчкән балаларны тәрбияләүдәге тәрбия чаралары сакланып, аларның булган сәләтләрен үстереп, киләчәктә үзләренә файда китерерлек итеп тәрбия эше оештырылса, бик тә отышлы була.


Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да шәхеснең рухи һәм физик мөмкинлекләрен үстерә, сәламәт яшәү рәвешенең ныклы нигезен формалаштыра. Балалар организмын физик яктан чыныктыру, иртәнге гимнастика һәм саф һавада хәрәкәтле, ирекле уеннар белән өзлексез шөгыльләнү, даими рәвештә медицина белгечләре күзәтүе оештыру безнең интернат-мәктәпнең төп юнәлешләренннән санала.


Укучыларны тәрбияләүне оештыруның эчтәлеге һәм формалары бүгенге көн вакыйгаларын, балаларның социаль активлыкларын, рухи һәм физик мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә.


Тәрбияче укучыларын шәхес буларак кабул итсә, ике арада ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру авыр түгел, дип саныйм мин. Укучыларыбызны җе- несенә, физиологик үзенчәлекләренә карап тәрбияләү,  аларда шәхес буларак формалашуда җаваплылык хисен үстерү, кылган эш-гамәлләренең нәтиҗәсен аңларга өйрәтү буенча да нәтиҗәле эш алып барыла.


Укучыларның аралашу даирәсен киңәйтү максатыннан, аларга үзләрен төрле ситуацияләрдә сынап карау мөмкинлеге тудырыла, социаль адаптациягә юл ачу, үз-үзеңне танырга өйрәтү буенча тәрбия сәгатьләре, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар, дискуссияләр үткәрелә.


Күп кенә балалар иң беренче мөстәкыйль адымнарын безнең мәктәптән башлый. Бала чакта алган белем һәм тәрбия аларны гомерләре буена озатып бара. Заман безнең һәрберебездән белем һәм һөнәри осталык таләп итә. Һәрбер укытучы-тәрбияче алдына балаларны социальләшүгә, бар мөмкинлекләрен ача белергә, үз-үзенә ышанырга өйрәтү кебек мөһим бурычлар куя. Мәсәлән, карап торышка иң гади булып тоелган хезмәтләр: тегәргә, бәйләргә, үз киемнәрен юа һәм үтүкли, аш-су пешерергә, кечкенә эне-сеңелләрен карый белергә һ.б өйрәтү шундыйлардан. Мин балаларны кечкенәдән үк хезмәт күнекмәләренә өйрәтеп үстерү файдалы дип саныйм. Хәленнән килә торган эшне бала үз кулы белән эшли торган булса, үзенең көче җиткән эшне кешедән эшләтмәсә, ул үз-үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәнеп үсәр. Мәсәлән, иртән торгач, урын-җир җыештыру, бүлмәне, тумбочка-шкафларны тәртиптә тотудан башлап, бакчадагы, хуҗалыктагы эшләрне башкару шундыйлардан.


Хөрмәтле әти-әниләр! Балалар көндәлек аралашу процессында ата-анадан, укытучы-тәрбиячеләреннән иң яхшы сыйфатларны, күңел сафлыгын, күңел җылылыгын күреп үсәргә тиеш. Һәр укучы шәхес – ул чынбарлыкны үзенчә күрә, дөньяны танып белергә омтыла. Боларның барысына да мәктәп белән гаиләнең тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә генә ирешеп була һәм шулай итеп баланы һәр яктан тәрбияләүдә иң кирәкле факторны тормышка ашырырга мөмкин. Заман нинди генә авыр таләпләр куйса да, безнең мәктәпне тәмамлаган балаларның якты омтылышларын сүндермәсәк иде. Бу тормышта һәр бала үз урынын лаеклы табып эшләсен һәм яшәсен иде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мурзина Дилбәр Дәниф кызы, үзенең язмасында, тәбиягә авыр бирелүче балалар белән эшләү юлларын ачык яктырткан. Ул, үзе тәрбияләгән балаларның киләчәге өчен борчыла. Ә бит ул балаларга чыннан да зур игътибар, ярдәм кирәк. Дибәр, сиңа уңышлар һәм җиңү телим! Автор: Гафарова Н.М.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мурзина Дилбәр Дәниф кызы язмагыз бик ошады,уңышлар телим!!!! Автор: Фания

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ