Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү - башлангыч мәктәптә иң мөһим бурыч

 Раиля ГИНИЯТУЛЛИНА, Чистай районы Татар Талкышы гомуми урта белем бирү мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик эш стажы 21 ел “Тәрбиядән яраладыр тәрбия”Р.Фәхредд...

 Раиля ГИНИЯТУЛЛИНА,


 Чистай районы Татар Талкышы гомуми урта белем бирү мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы


Педагогик эш стажы 21 ел


 “Тәрбиядән яраладыр тәрбия”


Р.Фәхреддин.


Без бик катлаулы заманда яшибез. Фән һәм техниканың, кешелек аңының югары дәрәҗәдә алга киткән чорында һаман да рәхимсезлек чәчәк ата. Массакүләм мәгълүмат чаралары көн саен диярлек безнең яшәешебезгә чит-ят сыйфатларны пропагандалый. Шуңа күрә дә балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү - башлангыч мәктәп алдында торган   иң мөһим бурычларның берсе. Аралашу күнекмәләренең нигезе иң беренче гаиләдә салына. Ата- ана баланы янына утыртып “Син менә шулай сөйләш, менә мондый бул” дип өйрәтми әлбәттә, бу сыйфатлар гаилә әгъзаларының нинди мөгамәләдә булуына бәйле. Аннан балалар бакчасы, мәктәп. Әбиләр әйткән “Алтыдагы алтмышта” дип, яшьли өйрәнгән гадәт, олыгайгач та онытылмый.


Мин тулы гаиләдә уртанчы бала булып үстем. Әти-әни көн-төн колхоз эшендә булганлыктан, безне тәрбияләү әбием өстендә иде. Безнең янга әбисез күрше балалары да керә. Әбием барыбызга шундый җылы, ягымлы, бәетләр укый, мөнәҗәтләр әйтә, шигырьләр сөйли, йорт эшләре серләренә өйрәтә. Ул безнең тәрбиячебез һәм беренче укытучыбыз булды. Без аның һәр сүзен йотлыгып тыңлый, әбинең һәр хәрәкәтен кабатларга тырыша идек.


Бүгенге тормышта менә шундый ак яулыклы ягымлы әбиләребезне, кызганычка каршы, телевизор, компьютер алыштыра. Баланың бит күп вакыты мәктәптә уза.Шул сәбәпле үземнең укытучылык эшчәнлегемдә аларны  әхлакый яктан сәламәтләндерү өчен бөтен көчемне куям.


Балалар мәктәпкә  килә, аларның күзләрендә зур ышаныч һәм өметләр укыйсың, барлык мәшәкатьләрне дә онытып, аларга мөмкин кадәр күбрәк белем һәм тәрбия бирергә тырышасың. Мин мәктәпкә килгәннең икенче көнендә мондый уен тәкъдим итәм. Балаларга “яңа дәүләт ачарга һәм шунда яшәргә”. Бу ил турында мин аз беләм, хәтта аның исеме дә билгесез, ләкин шунысы билгеле: анда кешеләр бер- берсен рәнҗетмиләр, ничек бар шулай кабул итәләр. Нинди генә эш башланса да, алар барысы да катнаша, һәркем үзе белгән өлешен башкара, ә калганнар аңа булыша. Әйдәгез,  бу илгә исем уйлыйк. Без яңа илдә яши башлаганбыз икән инде, илгә дә, үзебезгә дә яңа исемнәр кушабыз һәм үз кагыйдәләребезне булдырабыз. Бу илдә һәркемнең үз вазыйфасы бар. Төп кагыйдә: башкарган эшне ахырына җиткермичә туктама.


Яңа илгә күчәбез икән, иртәгедән башлап һәркем үзенең яңа исемен язып таблица ясый. Яңа исем белән дәшү мәҗбүри. Һәр илнең үз законнары- Конституциясе бар. Ул шул законнар буенча яши. Без дә үз илебезнең Конституциясен булдырыйк. Төп ике кагыйдәне әйттек. Тагын берничә кагыйдә уйларга кирәк. Сигездән дә ким булмасын.


Алдагы көндә кагыйдәләр карала, бердәм фикер белән уңышлы дип табылганнары Конституциягә теркәлә бара. Конституцион совет билгеләнә, ул үз чиратында аның төгәл үтәлешен тикшереп тора. Илнең һәр гражданы икенче көнгә өйгә бирем алып китә, мәсәлән: әкият өйрәнергә, уен әзерләргә, сорауга җавап табарга, рәсем ясарга, тематик табышмаклар алып килергә  һ.б. Ай ахырында нәтиҗә ясала: барлык укучы да катнаштымы, башланган эш ахырына җиткерелдеме, авырсынган иптәшләргә ярдәм күрсәтелдеме. Конституцияне бозган яки өйгә бирелгән эшне  үтәмәгән очракта бу иптәш “илдән куыла”. Шундый хәлгә төшмәс өчен,  барлык балалар да матур итеп сөйләшергә, үзен әхлакый яктан тәрбияле шәхес итеп күрсәтергә тырыша. Йомгаклау вакытында алтын кагыйдә искә төшерелә: “Үзеңә нинди мөгаләмә көтәсең, кешегә дә шулай бул!”


Шул гади генә уен ярдәмендә укучы әйләнә-тирәдәгеләр белән бертуктаусыз аралашырга тиеш була. Үз хис-кичерешләрен, кылган гамәлләрен бәяләргә, иптәшләренең кылган гамәлләрен, хис-кичерешләрен бәяләргә, төгәл  һәм аңлаешлы итеп үз фикерен әйтергә, башкаларны тыңлый, аңлый һәм юл куя  белергә өйрәнә, тәвәккәллеге арта.


Аннан соң укучылар үзләре башкара алган һәм үти  алмаган эшләре турында сөйләп  күрсәтәләр. Шулар арасыннан бик яхшы белгән һәм башкаларны да өйрәтә алган эшләрне сайлап алалар да, үзләрен тикшереп карау өчен, бу эшне башкаларга өйрәтәләр. Шул ук вакытта башка иптәшләреннән үзләре белмәгән эшне өйрәнәләр.


Ел азагында үзебез белән булган күңелле һәм катлаулы минутларны искә төшерәбез. Һәркем үзенең исендә калган вакыйганы яңартып сөйли.


Укучылар бик теләп һәм кызыксынып шушы уен белән чын-чынлап мавыга, үз вазыйфасына җаваплырак карарга, дусларына, классташларына игътибарлырак, ярдәмчелрәк булырга тырыша.


Шулай итеп,  балалар үзләре дә сизмәстән уеннан чынбарлыкка олы тормышка аяк атлыйлар.Тормыш бик катлаулы нәрсә, хезмәтем бушка китмәс, балалар анда алган белем күнекмәләрен кулланырлар, югалып калмаслар дигән өметтә калам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ