Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөеклек биектә түгел

Зарима Әзһәм кызы ҖИҺАНГИРОВА,Актаныш районы Югары Яхшый төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы 20 елБәйгегә тема сайлыйм. Мәгариф өлкәсендәге бөек шәхесләрне барлыйм. Алар би...

Зарима Әзһәм кызы ҖИҺАНГИРОВА,
Актаныш районы Югары Яхшый төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажы 20 ел
Бәйгегә тема сайлыйм. Мәгариф өлкәсендәге бөек шәхесләрне барлыйм. Алар бик күп, ләкин бүген күз алдыма  никтер авылым мәктәбенең башлангыч сыныйфлар укытучысы Фәйрүзә апа килеп баса.
Бөек шәхес нинди була соң ул? Аны кешеләр һәрвакыт истә тота, аның белән горурлана, хезмәтенең бөек нәтиҗәләре белән эз калдырган була. Әйе, мин әле генә бөек шәхес төшенчәсенә аңлатма бирдем. Ә күз алдымда һаман Фәйрүзә апа – гади авыл укытучысы. Аның дәрәҗәле исемнәре дә юк, орден-медальләре  дә юктыр. Әмма, иманым камил, ул минем өчен дә, башкалар өчен дә бөек шәхес.
Шулай иртә белән, сыерларымны савып, көтүгә озаттым да, бераз ятып торырга өйгә кереп киттем. Ишек ябылып та бетмәде, Фәйрүзә апаның тыныч тавышы ишетелде:
- Зарима, ашыкма әле, чык әле.
- Әйдә, кер, кер, Фәйрүзә апа- дидем.
- Юк, үзең чык әле, утыргычта сөйләшеп алыйк әле.
Ул кесәсеннән, матур язулы кәгазьләр тартып чыгарды. Андый  язу, чыннан да, бик сирәк кешедә генә буладыр. Фәйрүзә апа миңа укытырга яңа гына язган шигырьләрен алып килгән. Юк, миңа тикшертеп карар өчен түгел, ә үзенең шигырьләрен башка кеше авызыннан  ишетәсе килгәнгә. Мин яшь, тәҗрибәсез укытучы, аның  мөгаллимнәр турындагы, аларның хезмәте турындагы шигырьләрен укып, әлеге  һөнәргә үземдә мәхәббәт уяттым.
Бүгенге көндә дә мин мәктәптә эшлим. Һәркөнне иртән эшемне яратып, теләп мәктәбемә барам. Бу турыда уйланган саен, аның  шигырь юллары күз алдымнан үтә.
Хәтеремдә, Бөек Җиңү бәйрәменә әзерләнгәндә Хәтер китабыннан бик күп мәгълүмат алынды. Китапны ачып җибәрү белән  күзем шигырьнең авторына төште. Гайнанова Фәйрүзә, “Сөн егете”. Фәйрүзә апаның яуда һәлак булган абыйсына багышланган шигыре бу. Күпме кайгы,  күпме күз яше, күпме халыкның  хис- кичерешләре берләшкән бу шигырьдә. Ә авторы – башлангыч сыйныф укытучысы Фәйрүзә апа. Мин аның бер генә җитешмәгән ягын да  искә төшерә алмыйм. Аның тыныч тавышы, эчкерсез елмаюы, сынап каравы,  башка беркем әйтмәс тирән мәгънәле киңәшләре, изге гамәлләргә рухландыруы, шул гамәлләрдән рәхәт алу, бәхетле булырга өйрәтүе белән хәтеремә бөек шәхес булып уелып калган Фәйрүзә апа бит ул!
Әйе, һәркемнең үз герое, үз бөек шәхесе. Ләкин ник тирән казынырга? Еракка талпынырга? Мин ышанам, Фәйрүзә апаның куйган көче, илебез үсешенә йогынты ясамый калмагандыр. Бик күп тамырларга, аның куллары белән су сибелгән. Үзенең көчен дә, укучыларын да шул үсешкә өндәгән бөек шәхес ул!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ