Логотип Магариф уку
Цитата:

Бурычлы дуслык (Ф. Яруллинның «Ак төнбоек» әсәрен өйрәнү. VI сыйныф)

Рәйфә ГАЗИЗОВА,Башкортстанның Чакмагыш районы Иске Калмаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:– әсәрнең темасын билгеләү, идея эчтәлеген ачу; әдәби әсәрне вакыйгаларга, образларга...

Рәйфә ГАЗИЗОВА,
Башкортстанның Чакмагыш районы Иске Калмаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– әсәрнең темасын билгеләү, идея эчтәлеген ачу; әдәби әсәрне вакыйгаларга, образларга мөнәсәбәтле анализлау күнекмәсен камилләштерү;
– укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү;
– дуслык төшенчәсен аңлауларын ки­ңәйтү; кешеләр арасындагы үзара мө­нәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сый­фатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
Дәреснең тибы: әдәби әсәрне тирәнтен өйрәнү.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, сорау-җавап, сайлап уку, иҗади эш.
Җиһазлау: Фәнис Яруллин китапларыннан һәм аның турында язылган истәлекләрдән күргәзмә, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», дуслык турында мәкальләр һәм әйтемнәр, техник чаралар (компьютер, экран).
Дәрес барышы
I. Белем алуга омтылыш булдыру (укучыларның фикерен дәрескә туплау, уңай халәт тудыру)
II. Белем-күнекмәләрне актуаль­ләш­терү
Укытучының кереш сүзе. Укучылар, сез өйдә Фәнис Ярулинның «Ак төнбоек» әсәрен укып килдегез, язучының биографиясен кабатладыгыз. Әйдәгез, язучы турында ниләр белгәнебезне искә төшерик.
Укучы. Фәнис Яруллин – Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ул – күпкырлы язучы. Ф.Яруллин шагыйрь, прозаик, драматург, әкиятләр остасы һәм ялкынлы публицист та. Язмыш тарафыннан авыр хәлгә дучар ителүенә карамастан, ул, төшенкелеккә бирелмичә, корычтай ихтыярлы булып, халкына рухи көч бирерлек әсәрләр иҗат итте.
III. Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру
1. Хикәянең эчтәлеген аңлау-аңла­мауларын ачыклау.
Укытучы. Укучылар, әсәр ни өчен «Ак төнбоек» дип атала? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
– Әйдәгез, әсәрдә сурәтләнгән ва­кыйгаларны искә төшереп үтик. Мин вакыйгаларның тәртибен буташтырып, эзлеклелеген югалтып язам һәм сезгә шундый эш тәкъдим итәм: булган хәлләрне тиешле тәртиптә куя барырга һәм әсәрнең эчтәлеген кыскача искә төшереп үтәргә кирәк.
1. Гадиләне коткару. 2. Рәхмәт әйтү.
3. Мәкалә язу. 4. Гадиләне үзенә бурычлы санау. 5. Сыйныфташларының Шөһрәткә мөнәсәбәте. 6. Шөһрәтнең Гадиләне кимсетүе, түбәнсетүе.
Укытучы. Баштарак Шөһрәт белән Гадилә үзара дус иде. Әмма бер ва­кый­гадан соң, аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәте үзгәрде, дуслыклары югалды. Сәбәбен ничек итеп аңлатыр идегез? (Фикерләр тыңлана.)
– Төркемнәрдә, киңәшеп, әйтел­гәннәргә нәтиҗә ясагыз.
Нәтиҗә. Кешегә яхшылык эшләү – бик күркәм гадәт. Әмма шуның белән гел мактанып, кешенең исенә төшереп тору, эшләгән бөтен яхшылыгыңны юкка чыгарырга мөмкин.
Укытучы. Ә масаюга, мин-минлеккә бирелмәс өчен, кеше кайсы сыйфатларга ия булырга тиеш дип уйлыйсыз? (Фи­керләр тыңлана, дәлилләнә.)
– Әсәр ничек тәмамлана? Соңгы өлеш­не укыйк. (Укып, үз сүзләре белән әйтәләр.)
– Бу вакыйгалар яшьләрнең язмы­шына нинди йогынты ясады? (Фикерләр тыңлана. Көтелгән җаваплар: Алар аерылышалар, икесе ике җиргә китеп укый башлыйлар. Нәтиҗәдә, Шөһрәт дусларын да, яхшы исемен дә югалта.)
– Моның белән автор нәрсә әйтергә тели? Киңәшләшеп, бу өлешкә гомуми нәтиҗә чыгарыгыз.
Нәтиҗә. Автор бу әсәрендә кайбе­рәү­ләрнең данны күтәрә алмау мәсьәләсен уртага куя. Мактану, масаю, үзеңне өстен санау «җәза» белән тәмамлана. Дуслар да, кешеләр арасындагы абруең да, яхшы исемең дә югалырга мөмкин.
– Ни өчен автор Шөһрәтне икенче мәктәпкә «чыгарып җибәрә» соң? (Шөһрәт үз хатасын таныды. Аңа Гадилә киткәннән соң бу мәктәптә калырга намусы кушмый.)
– Ә Шөһрәт мәктәптә кала ала идеме? (Төрле фикерләр әйтелә. )
– Ә ни өчен Шөһрәт шулай үзгәрде соң? (Чөнки аның тирәсендәге кешеләр аны шулай үзгәрттеләр, күзенә пәрдә капладылар; бигрәк тә корреспондент Рамил, шулай ук Гадиләнең әтисенең күпертеп сөйләве, артык мактавы аны башкалардан өстен куйды.)
2. Әсәрнең темасын билгеләү.
Укытучы. Әсәрнең темасы дигәндә, нәрсәне күз алдында тотабыз? (Терминга билгеләмә бирелә.)
– Укыганнардан, сөйләгәннәрдән чыгып, әсәрдә кайсы тема яктыртылуын әйтегез.(Төрле фикерләр әйтелә.)
3. Әсәрнең идея эчтәлеген ачыклау.
– Идея төшенчәсен аңлатыгыз. (Әсәр эчтәлегенең нигезендә яткан вакыйгалар җыелмасы.)
(Укучылар әсәрнең идея эчтәлеген тәшкил иткән вакыйгаларны саныйлар.)
– Хикәянең төп геройлары кемнәр? Аларның исемнәренә игътибар итик. Шөһрәт һәм Гадилә исемнәре нәрсәне аңлата? Исемнәре җисемнәренә туры киләме? (Җаваплар тыңлана.)
– Шөһрәткә һәм Гадиләгә хас сыйфатларны билгелик. (Укучыларның җаваплары тыңлана.) (Шөһрәт һәм Гадиләгә хас сыйфатлар дәфтәрләргә языла.)
– Әсәрдә ярдәмче геройлар да бар. Кыскача аларга да тукталып үтик. (Фикерләр әйтелә.)
– Шөһрәт белән Гадилә уңай сыйфатларга гына ия булсалар, вакыйга ничек үзгәрер иде? (Дуслыкка хилафлык килмәс иде.)
– Ә кешеләрдәге кайсы сыйфатлар дуслыкны җимерә? (Мактану, масаю, ялкаулык, үзеңне башкалардан өстен кую, кешене түбәнсетү, кимсетү кебек сыйфатлар булганда дуслык югалырга мөмкин.)
4. Конфликтны, әсәрдәге геройларның каршылыгын билгеләү.
– Конфликт төшенчәсен искә төшерик. (Әдәби әсәрдә персонажларның әх­лакый карашларындагы аерымлык, туры килмәү. Бу каршылыклар сюжет үстерелешенә нигез булып тора.)
– «Ак төнбоек»та конфликтны кемнәр арасында күрәбез? (Укучыларның җавап­лары тыңлана.)
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Укытучы. Дуслык... Бу – бик матур төшенчә. Ә сез үзегез дуслык төшенчәсен ничек аңлыйсыз?
– Сыйныфтагы дуслык турында нәрсәләр әйтә аласыз?
– Үзегезнең шундый хәлләргә тап булганыгыз, кимсетелгәннәрне яклаганыгыз бармы? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
– Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дуслык сүзенә нинди аңлатма бирелә? Карап әйтегез.
– «Дуслык – ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлыкка, бер-береңне ихтирам итүгә һәм башка шундый хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт», – диелә.


Тулысынча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ