Логотип Магариф уку
Цитата:

Чын укытучы булу – ул талант

Миләүшә ГАФАРОВА,Азнакай районы Тымытык урта мәктәбенең I квалификация категорияле биология һәм химия укытучысыПедагогик эш стажы - 27 елУкытучы түземле булырга, анын белеме укучыларына  якты нур булы...

Миләүшә ГАФАРОВА,


Азнакай районы Тымытык урта мәктәбенең I квалификация категорияле биология һәм химия укытучысы


Педагогик эш стажы - 27 ел


Укытучы түземле булырга, анын белеме укучыларына  якты нур булып үтеп керергә  тиеш. Дәрес ул белем биру генә түгел, ә тәрбия дә. Мин үзем биология - химия укытучысы.  Биология – химия  дәресе  ул экологик - валеологик тәрбия бирү дә. Табигатьне аңлау, саклау, зыян китермәү, соклану хисләре уяту. Узем табигать күренешеннән    Салават күперен  гармонияле куренешкә  тиңлим, ә  химиядә  Менделеев таблицасын. Шушы  предметларны белеп кенә тугел - аны үзләштерү  өстендә, укучыга анлату өстендә эшләү  кирәк булды. Сәламәтлекне саклау, аны югалтмау, режим белән яшәү рәвешен аңлату бик  четерекле  проблемаларның берсе булып кала. Бу проблеманы ачыклау, мисаллар китерү шуның белэн укучыны  кызыксындыру, уяту мотивацияләү вакытлы гына. Дәрес өчен  уеннар куллану, мәсьәлә эшләү,  кунегү  - болар  барысы да  кызыклы, ә укучыга дөньяны танып белергә өйрәтә.


Бүгенге заманда  мин  ИКТ һәм башка бик куп технологияләр белән эш итә алам. Минем уйлавымча, укытучы һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше дә ул. Имтихан сайлап укучы уз юлын таба. Химик матдәнең сәламәтлеккә куркыныч булмавын белү, узеңне саклау, яклау проблемага әверелә бара. Чөнки укытучы һәр балага бу катлаулы тормышта үз-үзен табарга ярдәм итү теләге белән яна. Укытучы акыллы, мәрхәмәтле, таләпчән һәм  укучы күңелен аңлый белә ... Осталык  ризык, парфюмерия, сабын, крем һәм башка кирәкле көнкүрештәге кирәк-яракны сайлаганда беленә.


Жәй аенда су керү, кызыну, табигатънең  матурлыгын тою узе бер күнелле  вакыт. Урманда жиләк жыеп, уләннәр  исен тоеп, ял итү бик ямьле  вакыт. Укытучы бик бәхетле  булганда гына үзенең      белемен  житкереп яши ала дигән  фикергә киләм.


Чын укытучы булу – ул талант. Укытучы үз тәҗрибәсен, белемнәрен балаларга тапшырырга тиеш. Укытучыга исә укучылары ирешкән уңышларны күрү – бик күңелле. Укучыларының рәхмәте исә укытучылар өчен иң зур бәхет. Чөнки укытучы һәр дәресне кызыклы, да мавыктыргыч да итә алуына җаваплы. Темага карата  мәсәләләрне сайлау, сораулар кую, теманы кабатлау, ныгыту күпкырлы. Җаваплылык искиткеч зур.


Укытучы  һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда.  Аның өчен педагогик камиллеккә омтылу, иртәгәсе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен белеп, аларны киләчәк тормышка әзерләү, укучыны устеру, рухи ямь табарга,эзләнә  белүдэ .


Химия бик кирәкле көчле фән.  Укучыга бик нык, зур тырышлык куярга кирәк була. Биологиядән белем ныклы булганда башка  предметлар җиңелрәк бара. Геграфия, физика, математика предметларын  үзләштергәндә, омтылыш  булганда, бар белемне ныклы итеп барлаганда  гына нәтиҗә була. Искиткеч  осталык  булганда  математика алымнарында,  физика ысулларында гына химик  куренешне,  физик  куренешне аера белү, масса табу  бик куп алымнарны бер итеп күрә  белергә  өйрәтә алу зур  осталык сорала. Мәкалләр куллана белү  аеруча актуаль булып кала. Экологик тәрбияви моментларны куллана белү кирәкле.


Мин үземне бәхетле  тоям. Эчке матурлык, рухи байлык белән бергә осталык, молекуланың сыгылмалы да, хәрәкәтле дә булуын  фикер белән төгәл -тәңгәл килүен курсәтә белүдә. Дәрестә укучыны кызыксындыру, мавыктыру, жәлеп итә белү, зур осталык, эчке матурлык, сабырлык белән үрелеп бара.   Дәрестә белем алу - ул  табигатьтә Салават күпере чыгу кебек гармонияле күренеш.  Күренекле педагог Ш.Амонашвили  «О урок! Ты солнце !» дигән кебек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ