Логотип Магариф уку
Цитата:

Әхлак тәрбиясе – яшәеш таләбе...

Гөльяр ГЫЙЛФАНОВА,Актаныштагы  2 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик эш стажы  17 ел Мин инде менә җиде ел югары һәм аннан соң ун ел башлангыч сыйныф балаларына дәресләр бирәм. К...

Гөльяр ГЫЙЛФАНОВА,


Актаныштагы  2 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы


Педагогик эш стажы  17 ел


 


Мин инде менә җиде ел югары һәм аннан соң ун ел башлангыч сыйныф балаларына дәресләр бирәм. Кечкенәдән үк укытучы, тәрбияче булырга хыялланып үстем. Аның сәбәпләре дә бар: беренчедән, минем әнкәй гомер буе мәктәптә татар теле, татар әдәбиятыннан укытты һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Ул әле дә, лаеклы ялда булуга карамастан, бөтен җанын-тәнен биреп, балаларга иман әхлак дәресләре укыта. Икенчедән, беренче укытучым күңелемә салган төрледән-төрле орлыклар да, тирәнгә үтеп кереп, бик тиз шыткан, ахрысы... Ул аңлаткан дәресләр, сөйләгән яңалыклар җаныма сеңгән; әхлакый яктан тәрбияле - тәртипле булуның ишекләрен ачкан; эстетик яктан матурлык җилләре белән назлаган... Шуларның барысы да мине укытучы булырга этәргән.


Мин башка һөнәр турында уйлап та карамадым, аның барлыгын белмәдем дә дисәм була. Укытучы... бу сүз еллар буе минем күңелемдә йөрде, мине ташламады һәм инде менә мин... аллага шөкер, 17 ел укытучы.


...Минем укытуда төп максатым – аң-белем бирү белән бергә, укучыларда әхлаклылык, әдәплелек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү. Үзем дә бу тема буенча һәрвакыт белемемне арттырам, бик күп әдәбият укыйм, материаллар җыям. Шуларны балаларга өйрәтеп, дөрес тәрбия бирергә, аларда кечкенәдән күркәм әхлак сыйфатлары булдырырга тырышам.


Ислам дине дә күркәм әхлакка чакыра, бозык булганыннан тыя.


 Һәркемнең, һәр баланың үз холкы була. Ә холык нәрсә соң ул?


Күркәм холык – ул кешедә нык урнашкан, кешенең үз ихтыяры белән акыл ияләре күркәм дип санаган гамәлләрне кылырга өнди торган сыйфат. Мәсәлән, намуслы, юмарт, ярдәмчел булу; дөреслекне яклау, эчкерсезлек; кунакчыллык; ата-анага игелекле булу; сабырлык; шәфкатьлелек, мәрхәмәт кылып яшәү... Мин укучыларымда шушы сыйфатларны булдыру өстендә эшлим. Ә хәйлә, гайбәт, ялганлау, тәкәбберлек ише нәрсәләрдән ерак булырга кирәклеген аңлатам. Яхшыны – яманнан, яманны яхшыдан аера белү күнекмәләрен кешедә яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Миңа боларны тормышка ашырырга Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре”, “Иман дәресләре” исемле китаплары ярдәм итә. Әхлак тәрбиясе бирү өчен, тормышта булган тыгыз вакыйгалардан кыйссалар, элек яшәгән изге кешеләр тормышыннан мисаллар китерәм; риваятьләр аша күркәм әхлак сыйфатлары тәрбияләү өстендә эшлим.


Дәресләрдә яттан шигырьләр сөйлим. Әхлак тәрбиясе бирердәй, туган авылга, ата-анага багышланган шигырьләр җыям һәм дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда алардан актив файдаланам. Чыннан да, без, бала үскәч тә, йомшак күңелле, бай рухлы булып калсын өчен, шигырьләргә, әдәби әсәрләргә ярату, хөрмәт хисләре тәрбияләп, аларны китап уку белән кызыксындырырга тиешбез.


Дөньяда бер-берсе белән исәнләшеп, хәл дә белешмәгән кешеләрнең булуы күңелемне тырный.   Адәм баласының күркәм әхлагын күрсәтә торган гамәл – сәлам бирешү. Иң күркәм әхлак иясе Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең  күп кенә хәдисләрендә сәлам тарату кирәклеген аңлаткан: “Бер-берегезне дус тотмыйча торып иманлы була алмыйсыз. Үз арагызда сәлам таратыгыз”. Икенче хәдисендә: “Сәлам таратыгыз, мескеннәрне ашатыгыз, туганлык элемтәләрен саклагыз”, - дигән. Мин укучыларыма күрешү, сәламләшү – әхлаклылык билгесе икәнен, мисаллар ярдәмендә төшендерәм.


Ата-аналарны хөрмәт итү, аларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булу, аларны рәнҗетмәү – һәр баланың вазифасы икәнен укучыларыма аңлатуны төп максат итеп куям. “Җәннәт – аналарның аяк астында”, – дигән пәйгамбәребез. Минем ниятем: һәр укучыны үз ата-анасын хөрмәт итәрлек, аларга сөю, шәфкатьлелек күрсәтерлек итеп тәрбияләү. Бу хөрмәт ата-ана исән чакта һәрдаим дәвам итәчәк, чөнки бу - безнең бурычыбыз икәнлеген укучыларга төрле мисаллар ярдәмендә, йөрәкләренә үтеп керерлек итеп аңлатам дип уйлыйм.


Мине тормышта тагын бернәрсә -  кайбер кешеләрнең туганнары белән аралашмый, бер-берсенә ачу саклап яшәүләре борчый. Шуңа күрә бу темага укучыларым белән әңгәмәләр оештырам, аннан соң бергәләп нәтиҗәләр ясыйбыз.Туганнарыбыз, кан кардәшләребез якын кешеләр икәнлеген укучыларның җаннарына иңдерергә тырышам, туганлыкның Раббыбыздан бирелгән иң изге сыйфат икәнен аңлатам.


“Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел”. Сөйләшкәндә һәрвакыт уйлап сөйләшергә кирәк. Телебез белән ялган сөйләү дә харәм гамәл булып тора. Үзеңнең үтәмәячәгеңне алдан ук белә торып, ниндидер эшне эшләргә вәгъдә кую да – ялганның бер төре. Уйнап ялганлау да рөхсәт ителми. Алдашуның, ялганлауның нинди фаҗигәләргә китерүен  төрле хикәяләр, риваятьләр белән исбатлап киләм.


Тугрылык, дөреслек телдә, сүздә генә булырга тиеш түгел. Ул кешенең уй-фикерендә дә, ниятләрендә дә, бирелгән вәгъдәләрендә дә, гомумән, һәр гамәлендә дә чагылыш табарга тиеш. “Яхшы сүз - җан азыгы” дигән әхлак дәресләре үткәргәндә дә табышмаклар, мәкальләр, хикәяләр, риваятьләр файдаланам. Бергәләп нәтиҗәләр ясыйбыз. Үткәргән дәресләрем турында ата - аналарга сөйләргә кушам. Минем бик тә әти-әниләрне дә (аларның да төрлеләре очраштыра шул...)  тәрбияле итеп күрәсем килә. Аларны тәрбияләү дә укытучыларның эшедер кебек тоела.


Минем башыма һәрвакыт: “Кешенең әхлаклымы, түгелме икәнен кайдан һәм ничек белеп була?” – дигән сораулар килә. Әлбәттә, моны кешенең тәрбиялелегеннән чамалап була. Тәртибеннән... Кылган гамәлләреннән, эш-хәрәкәтеннән, башка кешеләргә мөнәсәбәтеннән...


Бер мисал да китерәсем килә: без сыныф укучылары белән класс бүлмәсен җыештырабыз. Ләкин бер малайның бер дә эшлисе килми. Ул үзенең кыланышлары белән гомуми эшкә комачаулык ясый: я кызларның кулыннан тузан сөртә торган чүпрәкне тартып алып, читкә ыргыта, чәчләреннән тарта һәм башкалар. Әгәр ул бала үзенә кушылган эшне алдан тәмамлап, иптәшләренә ярдәм итсә, ул сыйныфташлары тарафыннан ихтирамга лаек булыр иде.


Мин шундый хәлләрне, мөнәсәбәтләрне күреп, еш кына, бу очракта нинди гамәл кылсаң, дөрес була икән, дип, уйланам...


Йомгаклап әйткәндә, балаларга әхлак тәрбиясе бирү аларның көндәлек тормышы, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгытыла барачак. Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара. Әхлак тәрбиясе – көн таләбе, замана таләбе, яшәеш, тормыш таләбе. Моңа игътибарны көнләп түгел, сәгатьләп үстерергә кирәк!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ