Логотип Магариф уку
Цитата:

Әкият язу укучы шәхесен тәрбияли

Гөлүзә Фәйзетдинова,Казандагы 113 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыУкучыларның иҗади сәләтен үстерү мәгариф оешмаларында һәрвакыт игътибар үзәгендә бу...

Гөлүзә Фәйзетдинова,
Казандагы 113 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Укучыларның иҗади сәләтен үстерү мәгариф оешмаларында һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Ә бүген яңа белем бирү стандартлары шартларында иҗади шәхесләр тәрбияләү мәсьәләсе аеруча алгы планга чыкты. Моны истә тотып, мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, җай чыккан саен, укучыларымның иҗади сәләтен ачу һәм үстерүгә нык игътибар итәм.
Иътибарыгызга укучым Н.Җамалетдинова иҗат иткән берничә әкиятне тәкъдим итәм.


Тәвәккәллектә – көч


Бу хәл урман уртасындагы аланда була. Җәнлекләр, җыйналышып, утырыш алып баралар. Башлыклары – Аю, ә сәркатипләре Куян була.
Менә җәнлекләр, берәм-берәм сүз алып, урманның пычраклыгы турында сөйли башлыйлар.
Аю:
– Экскурсиягә килгән балалар бөтен чүпләрен урман аланында калдыралар, урман кырыендагы авыл-шәһәрләрдән ял итәргә килүчеләр, чүп-чар ташлау өстенә, учакларын да сүндермичә китәләр, – диде катгый итеп.
– Шул учаклар көйрәп, янгын чыгу сәбәпле, җәнлекләр һәлак булды; исән калганнары бу урманны ташлап китәргә мәҗбүр, – дип сөйләде Поши бик аптыраган кыяфәттә.
Бүре дә тыныч кына утыра алмады, өстәп куйды:
– Бу зур эшне без үзебез генә башкарып чыга алмабыз, әйдәгез, мәктәп укучыларына әйтик. Алар булышмый калмас, тик мин үзем алар янына бара алмыйм – куркулары ихтимал.
Агач башында утырган Ябалак телгә килде:
– Куянны җибәрер идек, ул үзе бик куркак, дөрес аңлата алмас. Поши, сиңа йөклик бу эшне, аны синнән дә дөресрәк оештырып чыгучы булмас.
Поши үзе белән иптәшкә Тиенне һәм Керпене алды.
Менә алар мәктәпкә барып җиттеләр. Нәкъ шул вакытта балаларның түгәрәк утырышы бара иде. Җәнлекләр килеп кергәч, алар аптырап калдылар. Шунда Поши үзләренең нинди йомыш белән йөрүләрен әйтте. Балалардан урманны чүп-чардан чистартуда булышуларын сорады. Тиен белән Керпе дә урманны янгыннан саклау чараларын күрергә чакырды.
Балалар, тын да алмыйча, аларны тыңладылар һәм гаҗәпләнүдән башта бер сүз дә әйтә алмыйча тордылар.
Шул вакыт башлангыч класста укучы бер кыз мышык-мышык еларга тотынды. Ул җәнлекләрне бик ярата иде, шуңа күрә аларны бик кызганды. Өлкәнрәк класс балалары кызчыкны тынычландырырга керештеләр, җәнлекләргә, һичшиксез, булышачакларын әйттеләр.
Әйтеп кенә калмадылар, шунда ук, кирәкле эш кораллары алып, өлкәннәргә үзләренең кая барасыларын әйтеп, юлга кузгалдылар. Алар артыннан ук әти-әни­ләре, әби-бабалары һәм табигатьнең шул хәлдә калуына чын күңелдән борчылган кешеләр барысы да урманны чүп-чардан чистатырга киттеләр. Поши, Тиен һәм Керпенең күзләреннән, мөлдерәп, шатлык яшьләре тәгәрәде. Хәзер алар шуны аңладылар: көч тәвәккәллектә икән.
Бәхет нәрсәдә?
Бик борынгы заманда бер авылда яшәгәннәр, ди, бер бик бай һәм үтә дә ярлы кеше.
Бай коточкыч комсыз булган: торган саен аңа нидер җитми икән, ә ярлы бар нәрсәгә шөкер итеп яши торган була.
Байның бер кызы бар, ди. Ул бик матур – бер бите ай, бер бите кояш кебек икән, ә үзе бик акыллы, тырыш һәм зирәк бала, ди. Ә ярлының өч улы була. Алар да бик чибәр, акыллы, зирәк һәм батыр булганнар.
Бай тапкан малын беркем белән дә уртаклашмый, ятимнәргә, картларга, ач балаларга бер дә ярдәм итми икән. Ә ярлы агай, нәрсә генә эшләсә дә, эшләп тапкан малыннан ятимнәргә, карт-корыга һәм үзе шикелле ярлы-ябагайга өлеш чыгара торган була.
Бай үзенең кызын хәлле егеткә кияүгә бирмәкче була, ә кызы ярлының кече улын бик ярата икән. Гашыйклар өйләнешергә уйлыйлар. Бай каршы була, ләкин ахырда, кызының хәсрәткә төшүенә түзә алмыйча, авырлык белән генә ризалаша, әмма ярлы-ябагай белән кодалашып яшәүдән баш тарта.
Ярлының улы, абыйларыннан рөхсәт алып, бай кызы белән гаилә кора. Алар матур гына тормыш итәләр, балалар үстерәләр. Ул арада абыйлары да гаилә корып башлы-күзле булалар.
Көннәрдән беркөнне ярлының өенә картайган, бөкрәйгән мескен картка әйләнгән кодасы килеп керә. Ул, елый-елый, дусларының үзен алдавы, байлыгын тартып алулары, бүген бик бәхетсез һәм ялгыз көн итүе турында сөйли. Кыз белән кияү әтиләрен тынычландыралар, кунак итәләр, бергә яшәргә тәкъдим итәләр.
Әтиләре шушы хәлдән соң гына бә­хетнең акчада да, дәрәҗәдә дә түгел икәнен аңлый, ярлы авылдашына ярдәм итмәвенә бик үкенә.
Бабай әле дә кодасы, балалары, оныклары белән бәхетле гомер кичерә икән, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ